Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кафеда ике хатын талашканда, нәни малайны кыйнаганнар

news_top_970_100

Уфадагы бер кафеда ике хатын-кыз талаша. Җәнҗал вакытында хатыннарның берсенең улы имгәнә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Кафе хезмәткәрләре әлеге вакыйганы күреп тора. Аларның берсе «Честно говоря» хәбәрчесе белән аралашкан. Аның сүзләренчә, кафедагы бер хатын нәни малайны кыйнаган. Полиция чакыргач, бу хатын алар белән дә талашкан. 

«Бу хатын малайны капюшоныннан тартып алды һәм «кара» диде. Шуннан соң ул балага берничә тапкыр сукты. Аннары баланы аннан тартып алдылар. Малайны минем янга китерделәр, аның борыныннан кан ага иде. Ярдәм күрсәттек. Маңгае да тырналган», – ди кафе хезмәткәре. 

Хәзер бу эшне полиция тикшерә.

«Честно говоря» «Телеграм» каналы белешмәсе буенча, балага суккан хатын – «Салават Юлаев» клубы хоккейчысының элеккеге хатыны.

Имгәнгән малайның анасы сүзләренчә, кафеда күрше өстәлләрдә кешеләр тыныч кына ашап утыра. Шул чакта спортчы хатыны хоккей клубындагы элемтәләре белән мактана башлый. Имеш, ул теләсә кайсы баланы клубка урнаштыра ала. Алар талаша башлый. Аннары ярсыган хатынны урамга җилләнергә алып чыгып китәләр. Ә хоккейчы хатыны кафедагы малайга ташлана. Шулай итеп, күршеләр бер-берсенә карата полициягә гариза яза, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100