news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кафеда бәрәңге ашаганнан соң сабый бала вафат булган

Ике яшьлек балага җәмәгать туклануы урынында фри бәрәңгесе ашаткан ата-ананы прокуратура тикшерә.

news_top
Кафеда бәрәңге ашаганнан соң сабый бала вафат булган
https://pixabay.com

Волгодонск шәһәрендәге кафеларның берсендә ашаганнан соң, 2 яшьлек малайның хәле китә. Аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә илтәләр. Бала азык белән агуланган. Соңрак ул хастаханәдә вафат була. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 24 апрельдә була. Якынча белешмә буенча, бу гаилә кафега килә. Сабыйга фри бәрәңгесе ашаталар.

Ашаганнан соң сабый хәлсезләнә, аны кискен эчәклек агулануы белән хастаханәгә салалар, аннары реанимациягә күчерәләр. Табиблар баланы коткара алмый.

Россия Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат чараларында чыккан хәбәрләрне караганда, бу вакыйга турында белеп ала. Шуннан соң тикшерү эшләре башлана.

Шулай ук төбәк прокуратурасы да тикшерә башлый.

Алар баланың әти-әнисенең вазифаларын үтәвен тикшерәчәк. Әлеге гаилә яхшылар рәтендә санала, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар