Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Каеннарның кәүсәсе ни өчен ак төстә?

Барлык агачаларның кайрысы көрән була.

news_top_970_100
Каеннарның кәүсәсе ни өчен ак төстә?
Денис Бунтуков

Агачларның күбесенең кайрысы көрән төстә була, бары тик каеннарның кәүсәсе генә ак. Моның сәбәбе фактлар сайтында язылган.

Биологлар фикеренчә, ак кәүсәнең бернинди өстенлеге дә юк. Гадәттә, ак чәчәкле үсемлекләр еш очрый. Ак төс күзәнәкләре үтә күренмәле булу сәбәпле барлыкка килә. Бу күзәнәкләр арасында һава тулган бушлык була. Шул бушлыклар аркасында яфраклар ак булып күренә. (Ак кар көрте дә үтә күренмәле кар бөртекләреннән һәм алар арасындагы бушлыктан тора. Шул бушлыклар аркасында көрт ак төсле булып күренә.)

Каенның кәүсәсе исә үтә күренмәле күзәнәкләр аркасында барлыкка килми. Анда сирәк очрый торган пигмент — бетулин була. Аның үзлекләре кызыклы.

Беренче чиратта, бетулин каенга файда китерә — ул фунгицид функция башкара һәм агачны гөмбәчек авыруларыннан саклый.

Икенчедән, бетулин медицинада киң кулланыла. Ул кайсыбер шешләрнең күзәнәкләренең апоптозы (таркалуын) эшләтеп җибәрә ала, шулай ук атеросклеротик төеннәрне киметә, артык авырлыктан котылырга ярдәм итә.

Хәзерге вакытта бетулинны тикшерү дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100