Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Каенга менеп төн чыктым». Ире белән гөмбәгә барган хатын өч көн адашып йөргән

news_top_970_100
«Каенга менеп төн чыктым». Ире белән гөмбәгә барган хатын өч көн адашып йөргән
Фото: https://t.me/mchsrb01/8893

Башкортстанның Белорет районында урманда гөмбә җыйганда, 65 яшьлек Татьяна югала. Ул 3 көн адашып йөри. Бу турыда Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте.

Ир белән хатын бергә гөмбәгә бара. Аннары алар, мавыгып китеп, бер-берсеннән шактый ераклашалар. Бераздан Татьяна бөтенләй күзгә күренми башлый.

Татьянаны көтүче очраклы гына табып ала.

«Мин бу урынга инде 15 ел йөрим, бөтен сукмакларны беләм. Ләкин бу юлы бик мавыгып киткәнмен, аннары урынны танымавымны аңлап алдым. Урманда адашып йөрдем, сазлыкка килеп чыктым. Аннары көн сүрелә башлады, алга бару куркыныч иде. Каенга менеп, шунда төн чыктым. Җиләкләр ашап тордым, яңгырдан соң җыелган күлләвектән су эчтем», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100