Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди каен суын эчәргә ярамый?

news_top_970_100
Нинди каен суын эчәргә ярамый?
"Татар-информ" архивы

Каен суын экологик яктан чиста урыннарда, шәһәрләр һәм зур юллардан читтә үскән агачлардан алырга кирәк. Каен суы тиз бозыла, аны күп алмау хәерле. 

Каен су болганчык, әче тәмле һәм исле булса - аны эчәргә ярамый. Бу турыда диетолог Антонина Стародубовага сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Антонина Стародубова сүзләренчә, каен суын агачка зыян китермичә генә алырга кирәк. Сок тамырлардан, туфрактан күтәрелә, шуңа күрә урманда зур булып үскән агачларны сайларга кирәк. Урман хуҗалыкларында да каен суы әзерлиләр. Аны пастеризацияләп, сәнәгатьтә соклар ясау өчен саклыйлар, диелә хәбәрдә.

«Каен суын күп итеп җыймагыз, ул хәтта суыткычта да озак сакланмый. Җылы температурада берничә сәгать эчендә үк әчү процессы башлана. Сок болганчыклана, әчкелт ис һәм әче тәм барлыкка килә. Мондый сокны эчәргә ярамый», - ди диетолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100