Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Каен өстенә төште». Күрше төбәктә парашюты ачылмаган кыз һәлак булган

news_top_970_100
«Каен өстенә төште». Күрше төбәктә парашюты ачылмаган кыз һәлак булган
Фото: © "Татар-информ"

Комида яшәүче кыз Киров өлкәсендә хастаханәдә үлгән. Ул биредә беренче тапкыр парашюттан сикергән, парашюты ачылмаган, һәм ул каен агачы өстенә төшкән. Бу турыда progorod43.ru хәбәр итә.

«27 июльдә «Прыжки с парашютом Киров» төркеме администраторы беренче тапкыр сикерүче кызның парашютының төп куполы ачылмавын яза. Кызның төшү тизлеге арта. Ул запас парашютын да блокировкалый, аны төшкәнче ачарга тырышмый. Кыз каен агачына өстенә төшә, имгәнә. Аны «ашыгыч ярдәм» белән хастаханәгә алып китәләр»,— диелә хәбәрдә.

Туганы «progorod43.ru» хәбәрчесенә сөйләгәнчә, ул 1 атнадан үлә. Башта ул терелә башлый, аннары аңа операция ясыйлар. Кыз наркозда килеш төнлә уяна һәм ваннага китә. Ләкин аңа басырга ярамаган, шуңа үлгәндер, дип сөйли туганы.

Киров өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы пациент үлемен раслаган. Табиблар тырышлыгына карамастан, Комида яшәүче кыз вафат булган.

«ДОСААФ» аэроклубы вәкилләре комменатрий бирми, алар моны «мәрхүмәнең туганнары тыйды» дип аңлата, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100