Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кәефе бик яхшы иде, көлә, истәлекләр сөйли…» - Азнакай егете Украинада һәлак булган

news_top_970_100
«Кәефе бик яхшы иде, көлә, истәлекләр сөйли…» - Азнакай егете Украинада һәлак булган

Бөгелмә машина төзелеше техникумы Азнакай районы Зур Сукаеш авылы егете Гаян Муллаҗановның Украинада һәлак булуы хакында хәбәр итә.

«Дуслар, бүген безнең йортка, безнең техникумга кабат БӘЛА килде. (1 апрельдә шушы уку йортын тәмамлаган Данил Казаковның һәлак булуы хәбәр ителгән иде – Интертат),

Безне тәмамлаган тагын бер укучы – Гаян Муллаҗанов Украинадагы махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә гомерен бирде.

Уйларны җыеп булмый, баш мие бу хәбәрне кабул итә алмыйм.

Гаян – ирек сөючән, беркемгә дә охшамаган студент, һәрвакыт үз фикере бар һәм аны ахырга кадәр шул фикерендә кала иде. Тыныч, сабыр, акыллы.

Ничек шулай булды соң… Бу аның әтисе Илдар Хөрмәтевич, туганнары, якыннары, дуслары, педагоглар өчен зур югалту.

Техникумны 2021 елда тәмамлагач, Гаян үзе контракт буенча хезмәтне – Ватанны саклау дигән гади булмаган һәм хөрмәтле юлны сайлады. Ул Ватаны өчен тугрылык, батырлык үрнәген күрсәтте. 

Соңгы тапкыр Гаян класс җитәкчесе Мария Георгиевнага 4 апрельдә шалтыратты. Кәефе бик яхшы иде, көлә, истәлекләр сөйли… Үзен формадан килмәгән өчен сүккәннәрен искә төшереп шаяртты. Аннары бөтен-бөтен танышларына сәлам җиткергән. Шулай ук Мария Георгиевнага беркайчан да Ватанын шулкадәр яратырмын дип уйламаганын һәм Украинадан кайтышлый чик буендагы рус киртәсен күрүенең нинди шатлык икәнен сөйләгән...
Укытучылар, курсташлары, студентлар хәтерендә Гаян үз принципларына тугры калган, көчле характерлы кеше булып калыр.

Техникум җитәкчелеге, студентлар, укытучылар Гаянның якыннарының кайгсын уртаклаша. Без бу хәбәрне ишетеп тетрәндек һәм сезнең белән бергә кайгырабыз.

Урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын!

Гаян Муллаҗанов белән хушлашу иртәгә, 19 апреля, 09.00 сәгатьтә аның туган авылы – Азнакай районы Зур Сукаеш авылында була.

Ватанның хөрмәтле улына мәңгелек хәтер!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100