news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кадим Нуруллин – филармониядә агарган чәче, татар эстрадасы һәм тормыш фәлсәфәсе турында

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин белән аның гомер бәйрәме – юбилее уңаеннан очрашып сөйләштек. Кадим Назыйр улы «Интертат»ка тормыш принциплары, филармониядәге эшчәнлеге һәм фәлсәфи уйланулары турында сөйләде.

news_top
Кадим Нуруллин – филармониядә агарган чәче, татар эстрадасы һәм тормыш фәлсәфәсе турында
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Шатланып эшеңә килсәң һәм шатланып өеңә кайтып китсәң – менә шул бәхеттер!»

– Кадим Назыйрович, юбилеегыз белән тәбрик итәм! Туган көннәрен бәйрәм итмәүчеләр дә бар, зурлап, гөрләтеп үткәрергә яратучыларны да беләм. Ә Сез туган көнгә ничек карыйсыз?

– Безнең тууыбызга Аллаһы Тәгалә, табигать, әти-әнинең генә катнашы бар. Шуңа күрә бу дөньяда матур гына, тыйнак кына яшәргә кирәк. Без җәмгыятьтә яшибез, җәмгыять күплекне аңлата. Бер генә кеше бернәрсә дә хәл итми. Барыбыз да җаныбызга якын кешеләр белән гомер кичерәбез. Бу – хәләл җефетең, дусларыбыз, фикердәшләребез – эш-проблемаларыбызны бүлешүче, күтәрешүче кешеләр. Һәр кешенең үз юлы, үз эше. Кем өчендер сукмак салу да бик зур эш булып санала. Кем өчендер олы-олы юллар төзү дә әллә ни зур эшкә керми.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

50 яшем тулган икән, мин үземне бәхетле дип исәплим. Чөнки яраткан хезмәттәшләрем бар, алар – искиткеч яхшы кешеләр, профессионаллар, коллегалар. Филармониядән тыш булган коллегаларым да – уңышлы, әйбәт эшләп килә торган үз эшенең осталары. Алар белән дә тыгыз элемтәдә торам.

Адәм баласына ни кирәк? Шатланып эшенә килсә һәм шатланып өенә кайтып китсә... Менә шул бәхеттер.

– Туган көн темасын дәвам итеп: Сезнең гаиләдә мондый вакыйгаларны бәйрәм итү белән бәйле үзенчәлекле традиция бармы? Якыннар белән генә җыелып алырга яратасызмы?

– Без гаиләдә 7 бала үстек. Туган көннәр узып китә иде, җәен числоларны кем караган? Җәй көннәре шаулап-гөрләп узып китә, август аенда гына туган көннең узганы, фәлән яшь тулганы искә төшә иде. Бала чакта туган көннәрдә бик сирәк булгаларга туры килде. Авыл – туган көннәрне искә алып утыра торган җир түгел. Шуңа күрә без аны бәйрәм итүне итүне шәһәргә килгәч кенә белә, аңлый башладык.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Гаиләгә килгәндә, туган көннәрдә бер-беребезне котлыйбыз, бер-беребезгә игътибар бар. Әмма без бу вакыйгадан культ ясамыйбыз. Туган көн ул – маркетинг алымы. Ул кибетләргә зур файда. Яңа ел да илебездә зурлап билгеләп үтелә. Башлангычы капиталистик илләрдән килә: нәкъ шул илләрдә бүләкләр бирү каралган. Ял ел вакытында кеше бик күп акча туздыра. Дөнья буенча түгелгән акчаны санасаң, Африка илләрен ачлыктан коткарып булыр иде. Шул акчага зур-зур төзелешләр алып барып булыр иде.

Икенче яктан, эшем дә бәйрәмнәргә бәйле: бәйрәм вакытында филармониягә бик күп халык килә. Әйтик, Яңа ел вакытында көнгә дүртәр тамаша күрсәтәбез. Ул – бәйрәм өстенә бәйрәм. Әмма эшебезнең үзенчәлеге шунда ки, без без кешегә рухи азык бирәбез. Бу бәйрәмнәрдә эшләүче башка профессияләр барлыкка килде: тамадалар, аниматорлар һ.б. Миңа калса, киләчәктә бәйрәмнәргә тагын да күбрәк чыгым һәм көч түгеләчәк.

– Без 7 бала үстек, дидегез...

– Әти-әнигә бик зур рәхмәт. Чөнки 7 бала да башлы-күзле. Җиде баланың һәркайсының икешәр баласы бар. Алар һәрберсе бүгенге көндә дәүләткә салым түләп тора, берсе дә өйдә эшсез ятмый. Әти белән әни ягыннан да нәселебездә аерылышучылар, эшләмичә яткан кешеләр юк. Без андый нәрсәне белмибез. Үземә дә, башкаларга да әнинең бәхете кебек бәхет теләр идем.

«Филармония йортсыз-җирсез кеше хәлендә иде...»

– Биографиягезгә күз салсак, карьераны Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында башлап җибәргән булсагыз, соңрак Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә күчкәнсез. Хәзерге этапта карьерагыздагы нинди казанышларны, мизгелләрне иң әһәмиятлесе дип саныйсыз?

– Башлы-күзле – биналы булу. Әйтик, сез – фермер, ди. Әмма җирегез юк. Фермер булуыгыздан ни хаҗәт? Сезгә чәчәргә кирәк бит. Без дә, җирсез фермер хәлендә, концерт куярга бина, сәхнә эзләп йөри идек.

Фото: © «Татар-информ»

Әлбәттә, үзеңнең нигезең булу кирәк. Яхшы программалар төзи, артистлар белән дә эш итә белсәң... Боларга Камал театрында төшендем. Анда чирканчык алмыйча гына филармониягә директор булып килгән булсам, кайсы мөһимрәк икәнен аңламаган булыр идем.

Бүген филармония 30ан артык жанрда эшли: оперетта, балет, татар эстрадасы, хореография, шигърият һ.б. Исәпләүләргә күз салсак, залыбызны ел әйләнәсендә 92 процентка тутырып эшләгәнбез. Бу – бик зур күрсәткеч. Бу – филармония командасы нәтиҗәсе. Бездә хезмәткәрнең уртача яше – 40-45 яшь. Бу – кешенең җитлеккән, продуктив чоры.

Белгечләр фикеренә таянып әйтәм, бу зал безгә кысан. Ул нәрсәдә чагыла дисезме? Беренчедән, филармониядә 4 иҗат коллективы эшли. Аларга репетиция ясарга да, концерт куярга да сәхнә кирәк. Икенчедән, безнең киләчәк 2025-2026 ел концерт сезоны эш графигы әзер, май аена кадәр буш көннәр нибары 1-2 атнага җыеладыр. Бу инде әлеге дә баягы, фермер булсак, безгә кыр җитми, дигән сүз.

– Филармония – сәнгатьнең классик жанрларын пропагандалаучы оешма. Ә күпчелеге үзешчән сәнгатьтән үскән татар эстрадасына карашыгыз нинди?

– Татар эстрадасын сүгәргә кирәкми, җырчыларга рәхмәт әйтергә кирәктер. Чөнки алар демократик юл белән дан яулап, халыкны үзләренә караткан. Үзләре белән бик күп аппаратуралар ала, күпме кешегә эш бирәләр. Боларны алар үз кесәләреннән чыгып эшли. Яхшы булсын, дип эшлиләр. Без хезмәт хакына эшлибез, ә татар эстрадасы җырчыларына хезмәт хакы да юк. Аларның хезмәтенә халык бәя бирә, ул ашата. Димәк, аларның һәрберсе – патриот.

Илһам Шакировка багышланган истәлек тактасы ачылышында.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

– Татар эстрадасын чикләргә, артистлар санын киметергә кирәк, дигән фикерләр дә ишетелә.

– Тыеп кына бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Артистлардан гына берни дә тормый. Бездә төрле артист булды, халык бит бөтенесен күтәреп алмый. Кемне ашатканын тамашачы үзе сиздерә, ул аңа хәләл акчасы белән тавыш бирә.

Бу мәсьәләгә икенче яктан да карыйм. Мәсәлән, 2 мең кеше сыйдырышлы цирк, 1 мең кеше сыйдырышлы Опера һәм балет театры һ.б. театрлар бар. Әмма һәрберсенең базасы бар. Ә татар эстрадасының базасы бармы соң? Гомумән, җыр сәнгатенең базасы бармы? Әйе, бар. Симфоник оркестрга Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы, Татар дәүләт филармониясе бар. Кайсы гына районга чыксаң да, әйтик, халкы 30 меңлек район, ди, үзәгендә 300-400 урынлы мәдәният үзәге бар. Казанда 1,2 млн кеше яши, ә шулар өчен 600 урынлы залы булган Татар дәүләт филармониясе генә бар. Шулай булгач, зал кирәклеге мәсьәләсе туа. Ул булган очракта татар эстрадасы, гомумән, инструменталь-вокаль сәнгать яңа сулыш, көч алыр, үсеп, күтәрелеп китәр иде.

Камал театрының элекке директоры мәрхүм Шамил Закиров: «Казан үзәгендә зур концерт залы салынмыйча торып, ул авыл булудан туктамаячак», – дип әйткән иде. Аның сүзләре күңелгә кереп калды. Ул – акыллы кеше, белмичә генә андый сүзләр әйтмәс иде.

«Татар эстрадасы артистлары эшләп кайткан акчага симфоник оркестр музыкантларына премия биргәннәр»

– Филармония директоры итеп билгеләгәндә, Сезгә 28 яшь булган. Хәзерге уйланганыгыз булмадымы: ничек итеп шушы вазифага куйдылар икән? Эшкә керешкәч тә, эшне алып барып булдымы? Аның проблемалары булгандыр бит...

– Әйе, кире кайтасы килгән көннәрем дә булды. Камал театрында мин директор урынбасары булып эшләдем. Шамил Закиров: «Нинди генә көнне, нинди генә сәгатьтә кайтып керсәң дә, синең өчен һәрвакыт ишекләр ачык», – дип озатып калды. Бу – минем өчен бик зур бәя дә, терәк тә иде. Шул ук вакытта артка чигенер юл да.

Филармония залында

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бер риваятьне искә төшерик әле. Юлий Цезарь ярга килеп туктаганнан соң, корабларга ут төртергә боера. Кирегә юл юк. «Без йә монда үләбез, йә бу җирлекләр безнеке була», – ди ул. Ә минем очракта «кораблар янмый».

Сәнгать дөньясында филармония – иң катлаулы организмнарның берсе. Мин моны 20 елдан елдан артык эшләү тәҗрибәсеннән чыгып әйтәм. Өстәвенә, русча әйткәндә, «всеядная организация». Ягъни бөтен әйберне эшкәртә. Бу – аның көче һәм минусы да. Чөнки бөтенесен филармониягә өяләр. Совет чорын алсак, филармония кысаларына эстрада да килеп кергән. Әйе, эстрада опера һәм балет театрында да булган, әмма ул аның белән үзлектән генә шөгыльләнгән. Эстрада элек үз кесәсенә эшләмәгән: зур симфоник коллективларны, опера театры артистларын эстрада артистлары җыеп кайткан акча белән премияләгәннәрен беләм. Документлары бар. Күз алдына китерәсезме?! Теге як акча эшли алмаган, ә татар эстрадасы акча эшләгән. Бу турыда да онытырга ярамый. Бу – тарих.

«Филармониягә килгәч, судка эшкә йөргән кебек йөри башладым»

...Шуңа күрә филармониядән кайтып китәсе килгән көннәр күп булды. Мин килгәндә, филармониядә компьютерлар да юк, түшәмнән су үтә, концерт саннары бик аз – атнасына 2-3, кеше эш турында түгел, интрига турында күбрәк уйлый иде. Атна саен суд иде... Контракт системасы, профсоюз линиясе буенча судлар күп иде. Һәр кешегә суд – зур стресс.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Әле җитәкче булып яңа килгән кешегә!

– Суд – минем өчен гомумән ят нәрсә. Театрда эшләгән вакытта бер тапкыр суд булды, анда да без дәгъвачы идек. Продукцияне үз вакытында бирмәгәннәр иде, ул судны оттык. Ә филармониягә эшкә урнашкач, судка эшкә йөргән кебек йөри башладым. Шушы чорлар искә төшә дә, авыр булып китә.

Гаугалы җирдә эш турында уйлап булмый. Шушы гаугаларны бетерергә генә дә безгә 5-6 ел кирәк булды. Бу вакытта ремонт эшләре дә параллель рәвештә барды.

Өстән язулар да күп булды. Аның буенча 7 тапкыр эш ачылды.

– Сезгә каратамы?

– Әйе. 7 тапкыр эш ачылды, 7 тапкыр ябылды. Менә син күтәр аларны...

– Чәчләрең агарыр.

– Анда чәчләр агарды. Без – адәм балалары. Беребез дә начар булсын дип эшләмибез. Һәрвакытта әйбәт булсын, кешеләргә яхшы булсын, дибез. Әмма «булсын»ның да чикләре бар. Кайвакыт «бик әйбәт» тә «бик начар» булып чыга. Шуңа күрә телисеңме-теләмисеңме, сәясәт белгече дә, шахматчы да булырга туры килә. Алдың-артыңны уйлый башлыйсың.

– Юридик мәсьәләләрне дә хәл итәргә өйрәнгәнсездер.

– Әлбәттә! Шушы мәсьәләләрне күз алдында тотып, юристлыкка өстәмә укыдым, юрист дипломым бар. Гыйлем эстәүдән туктарга ярамый. Мин хәрәкәттә булырга, эзләнергә яратам.

«Иртә өлгергән буын чигенә белми»

– 5-6 ел ул – 1 ел яки 1 көн генә түгел... Бөтенесен ташлап китәргә, дигән уйларыгыз булса да, Сезне нәрсә тотып калды икән?

– Бу – гаиләдән килә дип саныйм. Гаиләдә артка китеш юк. Без – чыныгып үскән буын. 3 нче сыйныфны тәмамлагач, 5 ел буе 7 чакрым ераклыктагы күрше авылга мәктәпкә йөреп укыдык. Бер якка – 7 чакрым, барып кайту – 14 чакрым. 8 нче сыйныфны тәмамлагач, өйдән чыгып киттек, үз көнебезне үзебез күрдек. Без иртә өлгердек. Ә мондый буын чигенә белми.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Илһам абый, Әлфия апа чорын алыйк, ул вакытлар тагын да куркыныч булган. Алар бит – ачлыкны үткән, үлем белән күзгә-күз очрашкан буын. Миллионлаган кеше ачка үлгән заманнар бу. «Авыр чорлар көчле кешеләрне тудыра», – диләр. Минем моны үземә карата кулланасым килми, әмма бары тик авырлык күргән кеше генә башка кешенең хәлен аңлый ала, кешегә кеше итеп карый. Азып-тузып үскәне башка берәүнең хәленә керә белми. Тормыш ул төрлечә була: бүген – болай, иртәгә – тегеләй. Шуңа күрә һәр кешегә шәхес итеп карарга кирәк, моңа катгый инандым. Хәтта ки кеше булмаган җан иясенең дә дәрәҗәсе бар. Син аңа һәрвакыт хөрмәт белән карарга тиеш.

– Димәк, бу әйтелгәннәрне Сезнең тормыш принцибы дип тә аңлап була, әйеме?

– Әлбәттә. Филармония эчендә генә дә хезмәткәрләргә караганда мин үземне аскарак куеп сөйләшәм.

Дәвамы бар...

  • Нуруллин Кадим Назыйр улы – 1975 елның 2 июлендә Татарстанның Буа районы Ташкичү авылында туган. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның мактаулы төзүчесе. Хезмәт юлын Буа районында кино күрсәтүче булып башлый. 1997 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлап, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына администратор булып эшкә килә. Соңрак баш администратор вазыйфасына күчерелә. Үзен талантлы оештыручы буларак күрсәтә һәм, озак та үтми, аны директор урынбасары итеп билгелиләр. 2003 елның 3 декабрендә Кадим Назыйр улы Нуруллин Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә директор итеп билгеләнә.
  • Кадим Назыйр улы Нуруллин Татар филармониясен дөньякүләм аренага чыгару өчен күп көч куя. Бу максаттан күпсанлы Россия һәм Халыкара дәрәҗәдәге фестивальләр оештырыла. Казанның 1000 еллыгына һәм легендар җырчы Илһам Шакировның 70 яшьлегенә багышлап уздырылган татар җырын башкаручыларның халыкара конкурсы (2005 ел), II Халыкара «Җанлы татар музыкасы» фестивале (2005 ел), Натан Рахлин исемендәге музыка фестивале (2006-2007), халык уен коралларында уйнаучыларның «Халык көйләре» бөтенроссия конкурс-фестивале (2006 елдан алып), Россия һәм дөньякүләм билгеле сәхнә «йолдызларын» берләштергән «Филармониада» (2008 елдан) «Джазлы Казан», «Джаз кроссовер Фест-Казан» (2014 елдан) фестивальләре шундыйлардан.
  • Җентекләп уйланган репертуар сәясәте, Россиянең һәм чит илләрнең атаклы дирижерлары, солистлары, профессионал башкаручылар белән хезмәттәшлек итү – болар барысы да залга тамашачыны җәлеп итү өчен эшләнә һәм үзен аклый.
  • Татар дәүләт филармониясе 2007 елда Россия концерт оешмалары берлеге әгъзасы булып теркәлә. 2018 елда Россия Федерациясе Президентының рәхмәтенә лаек була. Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен, Кадим Нуруллин Татарстан Республикасы хөкүмәте грантына ия була, күпсанлы мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар