Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кадерсез ана

news_top_970_100

Җәмилә таңга таба гына йоклап китте. Кинәт телефон шалтыраган тавышны ишетеп, куркуыннан йөрәге ярыла язды. Кулы белән юрганны капшый-капшый, телефонын тапты. Кызы Ләйсирә шалтырата икән.

«Әни, тиз генә кил. Мине эшкә чакыртып алдылар. Ә Ришат әти-әнисе янына кайтып китте. Ярар, әйдә, кил тиз генә, көтәм», – дип ашык-пошык сөйләде дә Ләйсирә, телефонны куйды. Гадәттәгечә инде, исәнме юк, саумы юк. «Балалар – тормыш чәчәге» дип, кем әйтте икән ул?...

Җәмилә кызын соң гына тапты, ул вакытта бала турында хыялланудан да туктаган иде инде ул. Сәламәтлеге белән проблемалары булгач, ир хатыны булып та балага уза алмады. Ә инде ялгызы калгач, хыялланудан да туктады. Яңа технологияләр, заманча медицина белән генә хәзер барысы да тиз һәм җайлы шул. Ә элек юк кына тайпылыш та хөкем карарына тиң иде.

Ул Яңа елны Җәмилә гомерлеккә исендә калдырды. Ресторанда бәйрәм иткәндә, бер егет белән танышты. Бәйрәм булгач, шактый эчелде, биюләр, мәхәббәт төне... Иртән, шактый таушалган, арыган йөзенә күз салгач, Җәмилә үзен битәрләп туя алмады. Инде пенсиягә җыена башларга вакыт, ә ул һаман да дәрте ташып торган ут хатын иде.

Берничә айдан соң күңеленә шик керде. Аларның коллективында бер-берсеннән серләре юк, барысын да үзара сөйләшәләр. Җәмилә дә муенын шыгырдатып киерелде дә ыңгырашып куйды.

«Әллә нәрсә күңелем болганып тора. Әле бөтен дөньясына җен ачуым чыга, әле манма су булып тирләп чыгам... Ай, кызлар, булды бу, миңа да «климакс» дигәннәре килеп җитте ахры», – дип авыр сулап куйды.

«Җәмиләкәй, сиңа врачка барып килергә кирәк ахры, алайса йә безгә ташлана башларсың тагын. Хәтерлисеңме, 4нче катта яшәгән Лариса нинди иде? Бөтен кеше белән этләшеп йөрде, чүттән генә ире белән дә аерылмый калды бит. Гинекологка барып кайткан иде, ул кушкан даруларны эчкәч, майлап куйган кебек булды, тәмам чәчәк атып йөри башлады», – дип, ярым шаяртып әйтте хезмәттәше Гөлсинә.

«Дөрес әйтәсең, кызый. Барып, тикшеренеп кайтмый булмас», – дип җөпләде аны Җәмилә.

Җәмилә гомер буе бер табибка гына йөрде. Бу юлы да аңа килгәч, гадәттәгечә, өстәленә шоколад куйды һәм урындыкка утырды да моңсу тавыш белән генә хәлен сөйләп бирде. Табиб озак тыңлап тормады.

«Әйдә, креслога ят», – диде.

Җәмиләне карагач, табиб кашларын җыерып куйды. Соңыннан кулы белән нидер капшап карады. Соңыннан, куркып калган Җәмиләгә төбәп карады:

«Мин УЗИга җибәрүен җибәрәм сине... Тик син йөкле бит», – диде ул.

«Кызык түгел. Дөресен әйтегез. Климакс түгел, ә шешме?» – диде Җәмилә.

«Нинди шеш булсын, 8-9 атна», – диде табиб.

«Нәрсә ул?» – диде Җәмилә, аңламыйча.

«Йөклелегең 8-9 атналык», – диде табиб.

«Кемнән?» – диде Җәмилә аптыраудан, үзе дә аңламыйча.

«Соң анысын син әйбәтрәк беләсеңдер инде», – диде табиб.

1 сәгать узуга, Җәмилә эскәмиядә үксеп елап утыра иде. Нәрсә эшләргә инде? Аңа 42 яшь, гомер буе берүзе генә яшәп күнеккән. Ә монда – бала һәм кемнән диген? Ул бит теге егетнең исемен дә белми! Аборт ясатыргамы? Юк, юк, гомердә дә андый адымга бармас, бу – аның язмышын үзгәртергә шанс булырга мөмкин бит. Бәлки, бу баланы, картлык көнендә терәк-таяныч булыр дип, Аллаһ җибәргәндер.

Терәк-таяныч... Тик хәзер Җәмилә моңа, нишләптер, ышанмый иде. Иң авыры – үз-үзең белән гадел булу шул. Ләкин хәзер дә Җәмилә карчык үз-үзен генә яратучы, эгоист кыз тәрбияләвен танырга теләми. Шушы бала өчен бөтен сәламәтлеген бетерде, ә аңа җавап итеп, бары тик үпкә-шелтә генә ишетә. Монысы болай түгел, тегесе болай түгел, имеш. Хәтта Ләйсирә кияүгә чыгып, бала тапкач та, аның әнисенә мөнәсәбәте үзгәрмәде. Бир дә, бир, тик бар кит һәм комачаулама гына.

Һәм менә хәзер дә, әнисенең карышып маташканын да көтеп тормады, ә аңа шарт кына куйды. Кил һәм кара. Чөнки Ләйсирә әнисе аркасында бәхетсез булуына чын күңеленнән ышана, шуңа күрә әнисе аның алдында гаебен юарга тиеш дип саный.

Ләйсирәнең балачагы да, яшьлеге дә авыр булды. Әтисез үсте, еш һәм бик озаклап авырды, дус кызлары да булмады. Җәмилә кызына бар дөньяны алмаштырырга теләде, үзенең кайгыртуы, яратуы белән буып торды диярлек. Һәм бу опекадан шактый соң гына котылып, Ләйсирә әнисен үзе теләгәнчә файдалана башлады.

Җыена-җыена, Җәмилә карчык тәрәзгә күз төшерде. Тышта караңгы һәм юеш иде. Яңгыр явып үткән, һавада көз, дымлы туфрак һәм юеш асфальт исе аңкый. Хәзер шәһәрнең икенче башына онык карарга барасы түгел, җылы юрган астында карт сөякләрне җылытып кына, тәмләп изрәп ятасы иде дә ул!.. Җәмилә авыр сулап куйды да, тиз-тиз генә даруларын йотты һәм киенә башлады.

Кызының фатирына килеп керүгә үк, тәртипсезлек һәм шапшаклык «күзне иркәләп» тора иде. Фатирдагы тәмсез ис борынны ярып керде, Җәмилә йөзен чытып куйды. Оныгын карап торудан тыш, аңа әле мондагы баткакны җыештырырга кирәк иде. Чөнки Җәмилә кызын кечкенәдән үк тәртипкә өйрәтмәде, кызы артыннан һәрвакыт гел үзе җыештырып йөрде. Янәсе, кияүгә чыккач та җыештырырга өлгерер әле, дип уйлады. Әйе, өлгерде менә. 30 яшенә җитсә дә, тамчы да үзгәрмәде. Алтыдагы алтмышка шул, кеше балачагыннан ничек ияләнсә, гомер буе шуны куа.

«Суыткычтагы өске киштә синеке, калганнарына кагылма!» – дип әмер бирде Ләйсирә.

«Аллам сакласын, тимим дә, кагылмыйм да, – дип мыгырданып куйды Җәмилә. – Бәй, анда аш кына бит...»

«Әни, сиңа картаеп беткәч тагын нәрсә кирәк соң? Икрамы? Аны сиңа алмадык, ә Радикка дип алдым. Мин аңа ризыкны бүлеп-бүлеп куйдым: иртәнгә, төшкә һәм кичкә. Капкалап алырга банан һәм йогурт бирерсең. Ярар, пока, яме! Һәм ни, җыештырырсың инде яме, мин өлгермим!» – диде Ләйсирә.

Ашыгып кына, әнисенең җыерчыклы битеннән тияр-тимәс кенә үбеп алды да фатирдан чыгып чапты. Радик йокысыннан торып, бүлмәсендә уенчыклары белән уйнап мәш килә иде, үзалдына нәрсәдер көйләп тә алган була. Кичкә таба Җәмилә карчык ару-талудан башка берни дә хис итми иде инде. Күпләр 70 яшьтән соң яши генә башлый, ә ул үзен бер аягы белән кабердә итеп тоя. Гәүдәсендә авыртмаган бер җире юк, тән тиресе коп-коры булды, тешләренең дә яртысы коелып бетте. Суыткычтагы ризыкларны да нигә алырга ярамавын белә ул.

Берсендә кызы ачуы килеп сүгеп ташлады аны.

«Әни, мин синнән калган әйберне ашарга җирәнәм. Ризыктан актарынасың, тешләп калдырасың. Фу, җирәнгеч. Бер әйбергә дә тимә әле, яме!» – диде Ләйсирә.

Бу сүзләрне ишеткәч, Җәмилә кулына салат тоткан килеш суыткыч янында катып калды. Бар иде шул аның андый гадәте: я ипине кулы белән генә сындырып ала, ә гомуми савыттан гына 1-2 кашык ризык алып ашый. Башта кызы моңа берни дәшмәде, ә кияүгә чыгып, ире янына күченгәч, әнисенә аерым кашык-чәнечке, чәшке-тәлинкә бүлеп куйды.

Көне буенча әле моны, әле аны эшләп, кайвакыт утырып торырга да вакыт булмый. Җәмилә төшке аш ашау түгел, хәтта чәй дә эчәргә өлгермәде әле. Кызын каршы алгач, аңа үзенең хәлләре, борчу-мәшәкатьләре турында сөйләп күңелен бушатырга теләгән иде, кызы шундук кырт кисте.

«Әни, синең нинди проблемаң булсын соң инде? Көне буе өйдә диванда ятасың, атнасына 2 тапкыр оныгыңны карап торасың. Миңа ярдәм итсәң иде лутчы, эштә баш күтәрмәле түгел, җитмәсә, Радик тагын маңкалап чыкты. Җүнле әбиләр үзләре ярдәм итим дип тора, ә сиңа гел ялынырга кирәк», – дип сүгеп ташлады әнисен.

Бу гаделсезлектән һәм гаепләүләрдән Җәмиләнең йөрәге кысылып куйды. Ул әз тырышамы? Башкалар яхшыракмы? Аларның нәрсәсе яхшырак икән соң? Тик Ләйсирә һаман тынарга уйламады.

«Әни, минем 1-2 айга командировкага барып кайтасы бар. Минем иргә өмет юк, Радикны үзеңә алып тор инде. Мин сиңа барысын да бирәм, миңа аны садикка илтергә һәм алып кайтырга гына кирәк булачак. Һәм зарланасы булма, мин синнән гел сорап тормыйм», – диде Ләйсирә.

«Минем бала карап ятырлык саулыгым юк», – диде Җәмилә.

«Ярар, аңладым, рәхмәт. Берәр нәрсә уйлап табармын», – диде Ләйсирә.

Шуннан соң Ләйсирә әнисен акылга утыртырга теләде. Ничә ел эчендә беренче тапкыр әнисе «кулдан ычкынды». Бу ничектер вакытсыз һәм көтелмәгәндә булды. Ул моның белән нәрсә эшләргә дә белмәде. Шуңа күрә әнисенә үзе башлап шалтыратмады, әнисе шалтыратса, телефонын алмады.

Ә Җәмиләнең хәлләре мөшкел иде. Борчылудан йөрәге түзә алмаслык булып авырта башлады, хәтта табибка барырга туры килде. Табибның артык исе китмәде, янәсе, бу яшьтә нәрсә телисез инде, дигән кебек кенә карады. Дарулар язып бирде, әйбәтләп тукланырга кушты.

Даруханәгә кереп, бәяләрне белешкәч, Җәмилә телсез калды. Калтыранган куллары белән булган бөтен акчасын санагач, елап җибәрде. Пенсиягә хәтле тагын 1 атна бар әле, хет шушында сузылып ят та үл. Киявенең номерын җыйды, «Ләйсирә шалтыратсын әле» дип, озаклап, түбәнсенә-түбәнсенә ялынды. Кызы шалтыратканны көтә-көтә көтек булды, ниһаять, шалтыратты Ләйсирә.

«Исәнме, кызым. Нихәл син? Радик ничек?» – дип сорады.

«Нәрсә кирәк?» – диде Ләйсирә, әнисенең сәламен дә алмыйча.

«Кызым, миңа бераз акча кирәк иде, мин сиңа пенсия алгач кире бирәм...» – диде Җәмилә.

Болай мескенләнүеннән кызының ләззәтләнгәнен тоеп-сизеп торды карчык.

«Ой, кирәгем чыккач, мине дә исенә төшергән икән. Ә акча юк, няняга китеп бара бөтен акча. Менә шундый инде минем әни, үзенә кирәк булганда чыгар да бир. Ә миңа, бердәнбер кызына булышырга кирәк булганда – юк. Син нинди, мин дә шундый инде!» – дип мыскыллы көлде Ләйсирә.

«Кызым, бу – башка нәрсә бит инде. Ярты ел Радикны карау һәм даруга акча бирү – икесе ике нәрсә бит...» – диде Җәмилә.

«Ә-ә-ә, бирергәмени? Әле 2 минут элек кенә, пенсиягә хәтле бурычка алып торам, дигән идең бит», – диде Ләйсирә.

«Кызым, тыңла әле...» – диде Җәмилә.

«Нәрсә тыңларга миңа? Булды, әни, пока!» – дип трубканы ташлады Ләйсирә.

Җәмиләнең йөрәге бертуктаусыз какты. Ул якын дусты Данияның номерын җыйды, хәлне аңлатты. Дания ярты сәгатьтән килеп тә җитте, юл уңаеннан даруханәгә кереп, дару да алып чыккан иде.

«Берәр нәрсә хәл итәргә кирәк. Аллам сакласын, ул-бу була калса, бик җайлап кына картлар йортына кереп урнашачаксың бит», – диде Дания.

«Мине күмәргә җыенма әле син... Аңа калса, син дә минем белән бер яшьтә», – диде Җәмилә.

«Шуннан нәрсә? Мине ичмасам кызым карый. Әйдә, сиңа да шундый берәр вариант эзлик. Яки фатирыңны минем кызга яз да, ул караштырыр сине», – диде Дания.

«Мине кемдер карасынмы? Синең кызың карасынмыни? Ә Радик? Мин фатирны аңа калдырырмын дип уйлаган идем», – диде Җәмилә.

«Радикны Ләйсирә карасын, фатирны да алып бирсен», – диде Дания.

Яхшы тәкъдим иде бу. Тик аңа нидер була калса, Ләйсирә карар, дигән өмет бар иде әле күңелендә. Аннан, фатирны дустыңның кызына язу да әллә ни яхшы вариант түгел. Хәзер яшьләр нәфесле, комсыз, бары тик аларга гына әйбәт булсын. Ә инде Ләйсирә әнисен картлар йортына җибәрсә, бу – аның намусында булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100