Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кадерлем, әгәр мине чынлап яратсаң, башкага кияүгә чыккан булыр идең» – мәзәкләр

news_top_970_100
«Кадерлем, әгәр мине чынлап яратсаң, башкага кияүгә чыккан булыр идең» – мәзәкләр
"Чаян" журналыннан

Гендиректор баш бухгалтерын пыр туздыра:

– Сезнең компьютер – фирмадагы иң кәттәсе, ә сез счет төймәләре белән эш итәсез! Клиентлар алдында оят!

– Иманым камил, бу счет компьютерга караганда күпкә ышанычлырак. Бер генә секундка күз алдыгызга китерегез – офиска салым инспекциясе килеп керә: «Стенага терәлеп басыгыз, кулларыгызны – баш артына!» – дигән команда бирелә. Шундый чакта компьютердагы документларны ничек юкка чыгарасыз? Ә мин кулларымны счет белән күтәрәм, бөтен төймәләр бер якка авыша – шәпме! Берәү дә бернәрсәгә бәйләнә алмый!

●●●

ГАИ инспекторы – йөртүчегә:

– Бумажнигыгызны ачыгыз!

– Бәлки, багажникныдыр?

– Әйе, әйе, шулай, һәрвакыт гамәлләрне ашыктырам!

●●●

– Доктор, мин авырып киттем! Нишләргә?

– Тизрәк терелегез! 

– Рәхмәт, доктор!

●●●

Бер кыз белән балалар бакчасына да бергә йөрдек, мәктәптә бер класста укыдык, көллияттә дә бер төркемдә идек...

«Одноклассник»лардан карыйм: аңа – 27, ә миңа – 38...

●●●

– Безнең улыбыз тагын минем бумажниктан акча алган, – дип, ачу белән әйтеп куйды атасы.

– Нигә ул дип уйлыйсың? – дигән шиген белдерде хатыны, баласын яклап, – бәлки, мин алганмындыр?

– Алай булырга мөмкин түгел, чөнки анда әле бераз акча калган да.

●●●

Әтисе – улына:

– Мәктәптән соң, улым, институтта укырсың, югары белем алырсың.

– Ә нәрсә ул югары белем?

– Ул – шул, – дип җавап бирә әтисе, – элек аны «урта белем» дип әйтәләр иде…

● ● ●
Укучы мәктәптән өенә кайта һәм әти-әнисенә хәбәр итә:

– Белмим, минем укытучыга нәрсә белән ошагансыздыр, ләкин ул сезне тагын күрергә тели...

● ● ●
Кичә дәрес әзерләдек. Әти миңа кычкырды, кечкенә энем акырып елады, әни инша язды!

● ● ●

Укытучы иншаларны елый-елый тикшерде: хәзер ул җәйне ничек уздырырга икәнен белә иде, ләкин еллар ул түгел шул...

● ● ●
– Без – атлар, – ди бер ат ишәккә, – кешенең дуслары арасында иң игелекле кавем. Без кешеләрнең хезмәтләрен җиңеләйтәбез, тормышларын бизибез, яуда да без алыштыргысыз, ял сәгатьләрендә дә...

– Бәлки шулайдыр да, – дип җавап бирә аңа ишәк. – Әмма, вакытлар узу белән, сезне машиналар кысрыклап чыгарачак, һәм сездән истәлек кенә калачак. Ә менә без, ишәкләр – мәңгелек...

● ● ●

Су кызы әтисе янына йөзеп килә.

– Әти, мин әле генә бер яхшылык эшләдем. Кешеләр ниндидер бер хайванны бау белән бәйләп су төбенә ыргыттылар, ә мин бауны кисеп ташладым. Яшәсен әле иректә!

– Әйбәт булган, кызым! Ләкин бүтән алай эшләмә.

– Ник?

– Чөнки ул хайван түгел, ә водолаз иде…

● ● ●

Кичә эштән «авырыйм» дип сорап киттем.

Бүген хезмәттәшләремнең өчесе эшкә чыкмаган. Миннән йоктырдык дип әйткәннәр.

● ● ●
– Сез тормышны яратасызмы?

– Яратам!

– Ни өчен?

– Ә яратмыйча нишлисең?

● ● ●
Әбисе оныгына әйтә:

– Өлкәннәрне тыңларга кирәк. Әнә Кызыл Калфак тыңламаган, шуңа күрә аны Соры Бүре ашаган!

– Төгәлрәк булсак, башта ул әбине ашаган!..

● ● ●
Сыйфатлы реклама һәрчак нәтиҗәле.

Менә без кичә каравылчы кирәклеге турында реклама чыгардык, инде бүген үк төнлә безне таладылар.

● ● ●

Әгәр хезмәт һәм физкультура укытучылары эчүләрен ташласа, мәктәп шундук үзен «гимназия» дип атый башлый. 

● ● ●
Банк таланган. Эксперт криминалистлар талаучы тарафыннан калдырылган уч эзләре буенча аның озак һәм бәхетле яшәячәген ачыклаганнар, әмма чын мәхәббәткә ирешә алмаячагына төшенгәннәр.

● ● ●
Хәзер шундый балалар туа башлады ки, «Балалардан саклану көне» булдыру вакыты җиткәндер.

● ● ●

Беләсеңме, кадерлем, әгәр дә мине чынлап яратсаң, кемгә дә булса башкага кияүгә чыккан булыр идең.

● ● ●

«Әбиләр эскәмиясе» дигән социаль челтәр ачылган. Сайтының төп төймәләре: «Наркоманлыкка өстәмә» һәм «Фәхишәлеккә өстәмә».

● ● ● 
Коньяклар күргәзмәсендә өч йолдызлы коньяк беренче урынны алган, ә шул ук заводның биш йолдызлысы – бары тик өченче урында. Заводның директорыннан сорыйлар:

– Ничек шулай булырга мөмкин?

– Үзем дә аптырыйм, барысын да бер мичкәдән тутырабыз югыйсә…

Табиблар тормышыннан 

Медицина ул – үз-үзеңне онытып, көне-төне хезмәт кую. Хәтта эштән киткәндә дә табиблар, пациентлар, диагнозлар, дәвалау ысуллары һ.б. турында уйлап, күңелләре белән анда калалар. Бу турыда табиблар үзләре менә нәрсә
сөйли.

Гинеколoг: «Йокысыз төннән соң өйгә кайтып кердем. Хатын миңа: «Безгә җитди рәвештә сөйләшергә кирәк!»
Мин аңа, гадәттәгечә: «Бар, чишен, ят, әзерләнә тор».

Невролог: «Авыруны кабул иткәннән соң, чираттагысын чакырыр өчен, үз ишегем янына килеп, эчке яктан шакыдым».
Ашыгыч ярдәм табибы: «Берзаман салкын тидергән һәм арыган килеш (тәүлек буе аяк өстендә) төнлә кардиограммага болай язганмын: «Иң мөһиме – барыбыз да исән».

Гомуми практика табибы: «Авырулар белән аралашып, арып-талып өйгә кайткач, иремнең домофоннан: «Кем бу?» дип соравына: «Табиб», – дип җавап бирдем.

Анеcтезиолог: «Еш кына телефон шалтыраганда: «Реaнимация, тыңлыйм сезне!» – дип җавап бирәм.

Инфекционист: «Тәүлек буе эшләгәннән соң, кесә телефонына: «Дежуpный!» – дип җавап бирәсең.

Отоларинголог: «Дежурлыкта күп тапкырлар телефоннан җавап биргәннән соң, фонендоскопны авыруның күкрәгенә куеп: «Алло», – дидем.

Табиб-кардиорадиолог: «Кич белән кесә телефоны шалтырый, мин: «Радиология», – дип җавап бирәм, ә анда – әниемнең тавышы: «Педиатрия тыңлый» (ул педиатр булып эшли)».

Хируpг: «Бервакыт чиратта торганда, бер ир кеше минем кем артыннан торганымны сорады. Мин: «Менә бу авыру
артыннан…» – дип җавап бирдем. Ике тәүлек йокламаган идем...»

Отоларингoлог: «Берзаман маңгай рефлекторын салырга оныткан килеш өйгә кайтып киткәнмен. Тукталышта
кешеләрнең миңа сәерсенеп каравының сәбәбен тиз генә аңламадым».

Оpтoдонт: «Ә өч көн рәттән 12 сәгатьлек эштән соң, телевизор пульты буенча шалтыратканыгыз булмадымы?
Номерны җыеп, пультны колакка куеп, түземсезләнеп җавап көтеп...»

Мануаль терaпевт: «Ял итәргә вакыттыр… Бүген, таксига утырганда, адрес урынына таксистка: «Кушеткага яты-
гыз», – дип әйткәнмен.

Невролoг: «Супермаркетта әйберләр алганнан соң, касса чегына имзамны куеп, шәхси печатемне чәпегәнмен! Кас-
сир кызның гаҗәпләнүен күрсәгез!»

Шахта җыры (Гүзәл Сөнгатуллина)

Моннан берничә еллар элек һинд биюе ансамбленең җитәкчесе булып йөргән чакларым. Сценарийлар язып, концертлар алып барам. Казанда бер бәйрәм дә бездән башка үтми. Чыгышларыбыз күп булса да, берсе бигрәк
тә истә калды...

Сабантуй бәйрәме. Без мәйданчыкта концерт куябыз. Төрле коллективлар катнаша. Әмма һәммәсе дә бию коллективлары: халык, бал биюләре. Ә без – һинд биюләре белән. Концертны ДК директоры алып барырга тиеш
иде. Ләкин ул каядыр юкка чыкты. Теләсәң-теләмәсәң дә программаны миңа алып барырга туры килде.

Шулай, бәйрәм гөрли, биючеләр үз чираты белән чыгыш ясыйлар. Халык, шашып, кул чаба.
Шулвакыт минем яныма өлкәнрәк ир кеше ки леп басты:

– Сеңлем, «Шахта» җырын башкарсагыз иде, – ди.

Мин югалып калдым:

– Абый, – минәйтәм, – бездә бит җырлар юк, биюләр генә.

– Шул бию арасына «Шахта» җырын да кушсагыз була бит инде...

– Юк, булмый, – дим. – Бездә аны җырлаучылар юк.

– Эх, сезнең бу сикерүләрегез кемгә кирәк? – Абзыйның күзләрендә яшь күренде. 

Аның күңелендә ниләр кайнаганы йөзенә чыкты.

– Без бит шул «Шахта» җыры белән үстек, яшәдек, хәтта Донбасста шахтер булып күмер кистек. Сез шуны беләсезме?

Әйе, мин аның үтенечен үти алмадым шул, үти алмадым...

Абзый, үпкәләп, китеп барды.

Шул «Шахта» дигәннән, тагын бер нәрсә искә төште.

Еш кына мин Дәү апага кунакка бара идем. Бик олы яшьтә иде ул. Кичләрен озаклап сөйләшеп утырабыз. Ул да «Шахта» җырын бик яратып җырлый. Аның өчен җырның үз тарихы бар. Еламыйча сөйли алмый иде үзе: 

– Шул җырны җырлап, авылыбыз белән егетләребезне Донбасска, шахтага озаттык. Безнең абый да шунда китте. Безгә бүләкләр, күлмәклекләр алып кайткалады. Көтеп кенә тора идек. Тик менә берсендә, кайта дип торганда, ул кайталмады. Җырлап киткән җыры гына калды.

Шахталарга син төшәрсең,
Җырлап күмер кисәрсең.
Әмма мине бик сагынсаң,
Бик саргайсаң нишләрсең?..

Сагышлы да, кайгылы да, фаҗигале дә, тарихлы да, үкенечле дә, шул ук вакытта горур да булып яңгырый ул җыр  безнең халык тарафыннан!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100