Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кадерле кешем кабереннән бер уч туфракны аның кендек каны тамган туган иленә алып кайтам"

Нәсел агачынын бер тамыры чит илләрдә калган өзелеп... Аксубай районында яшәүче Фоат Абдуллин Бөек Ватан сугышында чит җирдә ятып калган бабасы рухына дога кылырга ниятләгән булган. Ниһаять, быел җәй нияте тормышка ашкан. Фоат Абдуллинның Эстониягә изге сәяхәте турында Таллиннда яшәүче милләттәшебез Фәүзия Һадиуллина-Яхина язмасын тәкъдим итәбез. 

news_top_970_100
"Кадерле кешем кабереннән бер уч туфракны аның кендек каны тамган туган иленә алып кайтам"

Аксубай егете Фоат Абдуллин белән Таллиннда очраштык. Ул туган ягына изге бурычын үтәп кайту юлына чыккан. Күп еллар үткәннән соң бабасы туфрагына дога кылу максаты белән Эстониягә сәфәр кылуы турында хәбәрдар идек.

Фоат, дулкынлануын сиздермәскә тырышып, кечкенә Эстониягә якын юлның ничек ерак булуы турында сөйләп китте.

1944 елда бабасының сугышта ятып калуы турында хәбәр килеп төшә. Ул кәгазьне Зәмзәмия әбисе калтыранган куллары белән ничәмә-ничә тапкыр укыса да, иренең кайтуын бик озак еллар котә. Инде соңгы өмете өзелгәч, әрнүле йөрәген басар өчен, иренен каберен табып, дога укып кайту хыялы белән яши башлый. 

Әйе, кәгазьдә иренең Эстония жирендә Йохре дигән урында күмелүе турында язылган. Ләкин оныгы Фоат ныгытып эзләнүгә керешкәч, андый урыннын булмавы беленә. 

Интернет барлыкка килгәч кенә бу урынның Йохре түгел, ә Мокре икәнлеге раслана. Архивларда бабасының исеме Мәгъсүм урынына Максим Максимович дип язылган, бу эзләнүне тагын да катлауландыра. Ниһаять, Интернет ярдәмендә Мәгъсүм Абдуллинның Эстониядә Латвия чигеннән ерак булмаган Лухамаа өязе янында туганнар каберлегендә күмелүе ачыклана. Каберлекнең төгәл урыны раслангач, Фоат Эстониядәге татар җәмгыятьләренә бабасының каберен барып табуны утенеп хатлар яза. Күп тә үтми, Ида-Вирумаа татар җәмгыятеннән Гөлзәлинә ханым Жехтунова Фоатка сөенечле хәбәр җибәрә. Гөлзәлинә ханым кызы Инга һәм җэмгыять рәисе Ринат Гарифуллин белэн Лухамаага барып, Мәгъсум Абдуллинның биредә җирләнгәнен үз күзләре белән күреп кайталар.

Шул көннән Фоат, канатланып, бабасы рухына дога кылып кайту хыялы белән янып яши башлый. Чит илгә беренче тапкыр җыенуы, рәсми кәгазьләр артыннан да байтак кына йөрергә туры килә аңа.

- Нәкъ бер елдан, бабамның мәрхум булуына 75 ел узганнан соң, изге бурычымны үтәдем, - дип шатлыгы белән уртаклашты ул. - Ида-Вирумаада яшәүче милләттәшләрем үз туганнары кебек каршы алдылар. Алар белән бергә барып бабама зиярат кылдык. Кадерле кешем кабереннән бер уч туфракны аның кендек каны тамган туган иленә алып кайтам.

Фоат бабасы турында аз белүенә борчылуын яшермәде. Ире белән бер ел гына гомер итеп калган Зәмзәмия әбисенең дә авыр хәтирәләр белән бик уртаклашасы килмәгән, әлбәттә.

Фоат белгәннәрдән

Мәгъсүм Абдуллин 1916 елда Татарстаннын Чертушкино авылында туа. Фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан бер ел кала Зәмзәмия исемле кызга өйләнеп, Мәскәугә кучеп киләләр. 1941 елнын май аенда уллары Мансур дөньяга килә. Бер айдан 22 июньдә әти кеше яраткан тормыш иптәше һәм бер айлык сабые белән хушлашып фронтка китә. «Соңгы тапкыр… Соңгы тапкыр» дип пышылдый тәкъдир тавышы, әмма яшь хатын ирен рәхимсез үлем кочагына озатканын белми әле, исән-имин әйләнеп кайтуын теләп, эченнән генә дога укый. Ирен яуга озаткач, хатын туган ягы Аксубайга кайта.

Тол хатын язмышы... Барысына да җитешергә, балаңны башка балалардан ким-хур иттермичә үстерергә кирәк. Фоатнын әбисе Зәмзәмия бөтен көчен, бөтен тормышын бердәнбер улына, анын әтисе Мансурга багышлый. Гаилә дигән көймәдә тормыш дигән дәрьяны ялгыз кичүләре ай-һай авыр ла! Ничек итсә итә : улына тормышның матур якларын гына күрсәтеп, тәртипле, эш сөючән, изге күңелле итеп үстерә. Ул елларда никадәр генә авыр булмасын, ел фасылларынын ин гүзәл чоры-язы кебек, Зәмзәмиянен дә яшьлеге бар иде. Шул дәһшәтле сугыш елларының бөтен фаҗигасен исенә тошергәндә, күз алдына чит туфракта ятып калган ире Мәгъсум килеп баса иде. Өметен югалтмыйча, сөйгән ирен беркемгә дә алыштырмый ул.

Тормыш дәвам итә, улы Мансурнын бер-бер артлы биш улы дөньяга килә. Берсеннән-берсе тырыш ир балаларына куанып яши Зәмзәмия апа, аларны чын кеше итеп тәрбияләүгә бик күп көчен куя.

Биш оныгын да яратып үстергән әбисе турында бик яратып, озак итеп сөйләде Фоат.

Фоат үзе ике бала әтисе. Татарстанның Аксубай районы Башкарма комитетында балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспектор булып эшли.

- Аллага шөкер, бабайлар кан коеп яулаган тыныч дөньяда яшибез. Тик шунысы кызганыч, хәзер дә бик авыр тормышлы төрле милләт вәкилләре белән эш итәргә туры килә. Әмма татар гаиләләрендә тәрбия чараларының нигезе ныклы, - ди ул.

Фоат белән бик җылы итеп хушлаштык.

- Билгесез юлнын ахыры бик куанычлы тәмамланды. Ида-Вирумаада яшәүче милләттәшләремнен ихласлыгы күптәнге хыялымны тормышка ашырырга зур ярдәм итте. Алар белән очрашкач, нинди хисләр кичерүемне сүз белән генә аңлатып булмый, аеруча Гөлзәлинә апага чиксез рәхмәтлемен. Кадерле бабам һәм әбиемнең дә рухлары шаттыр, иншалла, - дип кабатлады Фоат.

Әйе, 350 меңгә якын якташыбыз туган җиренә әйләнеп кайта алмады. Татарстанның бик күп уллары һәм кызларының үлемсез батырлыгы турында яна сәхифәләр ачылыр, канлы сугыш кырларында ятып калган әрвахлар рухына догалар барып ирешер, чөнки аларның оныклары бүген дә бабаларының язмышына битараф тугелләр.

Нәсел агачынын бер тамыры

Чит илләрдә калган өзелеп.

Туган нигезендә мәңге яшәр

Хәтер дисбесенә тезелеп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100