«Кадерен белмәделәр!» - Җырчы Айгөл Зәйнуллинадан күңелсез хәбәр
«Болгар кызлары» төркеме солисткасы һәм продюсеры Айгөл Зәйнуллина инстаграм битендә күңелсез яңалык белән бүлеште.
«Яраткан, кадерле укытучыбыз — Александр Анатолий улы Стариков бу дөньядан китеп барды. Аның кебекләр инде башка беркайчан да булмас. Талантлы музыкант, акыллы, белемле, чын интеллигент… Александр Анатольевич минем остазым булганы өчен язмышыма рәхмәтлемен! Аның ярдәмендә мин бик күп җиңүләр яуладым. Дәресләребезне җан җылысы белән искә алам. 20 ел. Нәкъ 20 ел Александр Анатольевич Казанда яшәде. Тиешле рәвештә кадерен белмәделәр, кирәгенчә терәк булмадылар», — дип язган җырчы.