Бу дөньяда бар бәхетсезлекләр – ирләрдән! Менә шундый катгый фикергә килделәр Каенсар урманы уртасында табын корып утырган бер төркем хатын-кызлар.
Барысын баштан башлап сөйләргә кирәктер. Шәмәк авылында яшәүче эшкуар Сәлим шактый арзан гына хакка каен агачы делянкасын алды да шәһәрдәге фанера ясау фабрикасына кочак җитмәстәй агачларны алтын бәясеннән озатты. Хатыны Мәдинә дә, елан аягын кискән хатын, бу сату-алудан үзенә файда чыгарырга җай тапты. Урман тутырып сибелгән каен ботакларыннан мунча себеркеләре җитештерергә карар кылды. Хәзерге көндә Казан мунчаларында бер пар каен себеркесе күпме торганын беләсезме сез? Белмәгәннәргә әйтәм: оһо-һо-һо... Авылның беркатлырак хатыннарын җыйнап, хуҗабикә үз планнары белән бүлеште. Турыдан-туры түгел, әлбәттә. Менә болайрак сүз йөртте ул:
– Үткән елдан калган каклаган каз итем бар, яңа гына сарык суйдырдым, мае чучканыкы шикелле, минсиңайтим. Кибеттән пакет тутырып тәм-томнар алдым. Әйдәгез, бергәләп табигать кочагына чыгып, бераз җилләнеп кайтабыз. Токмачлы шулпа пешерәбез, самавыр чәе эчәрбез, бер күңеллелек булсын. Кан яздырырлык себерке бәйләргә ярдәм итәрсез миңа. Әнә теге тозкүз канымны суыра, бетмәс-төкәнмәс таныш-белешләренә кирәк, имеш, аның...
«Каптылар» бу җәтмәгә игелекле ахирәтләре, бертавыштан риза булдылар. Сүзендә торды Мәдинә, телеңне йотарлык шулпасын да пешерде, тәм-томнар белән, йөзеп киткәнче чәй дә эчтеләр. Озын көн буе баш күтәрми ботак сындыруларны, чебен-черкидән талануларны, чүмәлә-чүмәлә себерке бәйләүләрне исәпкә алып тору да кирәкмидер инде.
Әйткәнемчә, табын күңелле үтте. Сөйләшеп сүзләре бетмәде, кояш баемый торса да ярар иде, дигән теләктә булдылар барысы. Шулкадәр аерыла алмый нәрсәләр турында сөйләштеләр соң ахирәтләр?
Менә безнең хакта, ирләр турында, әйткән булалар. Җыелышсалар, гел хатын-кыз уйларында, бер нәрсә турында гына сөйләп авыз суын корыталар, дигән булалар. Гүпчим дөрес түгел, җәмәгать! Ир-ат нәрсә хакында гәп куерта? Беренче эш итеп, йөргән машинасын искә ала ул. Яхшы якларын, ремонтларын чутлап чыга. Соңыннан эштәге яңалыклары белән бүлешә. Өченче чәркәне каплагач, сәясәткә кереп китә, ил түрәләрен аты-юлы белән сүгә, тегеләрне ил белән ничек идарә итәргә кирәклеген өйрәтә. Сүз бетсә – кем, кайда, кем белән, күпме, кайчан, нәрсә эчкән – шул дулкынландыргыч тема беренче урынга чыга. Бәхәсләшмим, сүз арасында гүзәл затларны да телгә алалардыр. Менә мондыйрак төстә: теге нәрсәкәй җелекне суырачак инде бүген минем... «прокурор» өйгә кертерме икән...
18 яшьлекләр икенче төрлерәк сайрый торганнардыр, бәлки, анысы инде онытылган.
Хатын-кызлар турында сөйләшә идек бит әле без. Менә аларның аралашуы ниндирәк? Беркемгә сер түгел, 2 хатын очрашса, базарга тиң, диләр. Әгәр дә алар күбрәк булса инде… Ни булачагын сүзләр белән генә аңлатып биреп булмый. Аларның да гадәти темалары билгеле: исәнлек-саулык, баскан чирләр, бала-чага, сатып алган чүпрәкләр. Күбрәк вакыт уртак танышларның «сөякләрен юарга» бүленә. «Теге ирдәүкә кигән булган... көтү каршылаганда нинди сыер атлый, дисәм, теге тау арты Мәстүрә... кеше кыланмаганны кыланып, егетнең каршына барып баскан, әйкәем...» Шулайрак башлаганнан соң, теге мескеннең карар җирен калдырмыйлар инде. Хатын-кызларга гына хас тагын күптөрле темалар бар, аларның беркем дә очына чыга алмас. Шуңа да юкка вакыт әрәм итәсе түгел.
Әмма дә ләкин бар хатын-кыз затларының йөрәген ешрак тибәргә мәҗбүр иткән, серләргә өртелгән бер тема бар. Ир-атларны искә алу! Ю-у-к, сез уйлаганча түгел. Сезнең колаккка ишетелгәннәре менә болайрак яңгырый торгандыр: теге хайван… адәм актыгы... эшкинмәгән… ясалышы килмәгән, фәлән-фәсмәтән. Тагын бер тапкыр әйтәм – юк! Баштарак бераз булды анысы да. Әмма алар әле кайчакта хәләл җефетләре белән бер-берсе каршында күкрәк киерергә, мактанышып алырга да яраталар. Ышанмыйсызмы? Валлаһи газыйм! Менә әлеге урмандагы күркәм табында да сүз ирләрнең яхшылыклары хакында башланды. Кара әле, нинди уңган, нинди булганбыз икән дә без! Бу сүзләрне ирләр үзләре ишетсә ниләр булып бетәр иде?..
Берсенеке ашарга пешерергә оста, имеш, икечесенеке үзе керләр юа, элә, киптерә, дигәндәй. Балаларны карыйлар, акчаны учлап кайтаралар, сөйләгән сүзләре балга манылган, иркәләп-сөеп кенә торалар. Хикмәт инде менә, хикмәт! Барысыннан да бигрәк Гөлчирә уздырды. Аның Маратына тиң ир юк икән авылда. Нәрсә авылда? Республика буйлап көндез шәм яндырып эзләсәң дә табылуы икеле. Бар яктан беренчелекне алды Марат. Чәчәкләр дә алып кайта, бәйрәм саен бүләк ташый, кавышкан көннәрен бәйрәмгә әйләндерә, «теща» өчен өзелеп тора. Тагын әллә ниләр, әллә ниләр...
– Менә бүген кайтам, кызлар, ашарга пешкән, мунча ягылган, балалар каралган, сыер савылган, бозау эчерелгән. Кайтып тәмле ашыйм да, мунчага барып парланам да, мамык урынга чумам, Маратым янымда… – дип сөйләде бит алмалары алланып чыккан Гөлчирә.
– Бәхетле син, – дип авыр суладылар ахирәтләре.
Бәйләнгән себеркеләр белән лык тулы «КамАЗ» арбасыннан төшеп калгач, һәрберсе өенә ашыкты. Гөлчирә үз тыкрыгына борылгач та мунча торбасына күз салды, төтен күтәрелгәне сизелмәде. Әйтеп китте бит инде Маратына, ул көнозын өйдә булырга тиеш иде, мин соң кайтырмын, мунчаны як, диде. Ике пүлән кертеп ут алдыру авыр эшме инде? Суын үзе ташып куйган иде бит. Таш йөрәкле бәндә инде, бер хәлеңә кермәс. Капка алдында кыртлап йөргән тавык бөтенләй ярсытты хатынны. Вәт аяксыз-кулсыз нәрсәләр, өй тулы кеше, бер тавык ябарга хәлләреннән килми. Капканы иңенә ачып куып кертергә уйлаган иде, ачык капкадан бозау уйнаклап чыгып чапты. Тавык та күрше бакчасына кереп югалды. Бозау артыннан чабарга хәле калмаган иде инде Гөлчирәнең, көче беткән иде узышмактан себерке бәйләп. Кулын селтәп өйгә ашыкты.
Йорт уртасында Мараты балта тотып басып тора икән. Эшем иясе булып, ниндидер агач юнып булаша, имеш. Тирә-ягы йомычкалар белән тулган. Чүпкә тутырырга дисәң – аны куш, ә артыннан мәңге Гөлчирә җыештырырга тиеш. Ат урынына җиккәннәр дә күндәм кешене, барысына ул җавап бирә. Берәр нәрсә булса, балалар «әни» дип, аңа йөгереп килә, әтиләренә түгел. Анысы да дөньяны хатынга тапшырган. Иртән китеп югала эшенә, караңгы төшкәч кайта, тамагын сонып.
Тәмам рәнҗеп, иренә күтәрелеп тә карамый, верандага үтте хатын. Ачык ишектән өйдән ризык исе сизелмәде. «Ашарга да пешермәгән, ичмасам», – дип ачынып уйлады ул, эш киемнәрен алыштырганда. Аргач-талгач та үзенә кайгыртырга туры килер инде барысының тамагын. Чабып чыгып киткән бозау күз алдына килеп басты аның. Берәр яры китеп адашмаса инде, озакламый караңгы төшәр… Тәмам күңеле тулып, күзләре яшьләнде Гөлчирәнең. «Бер бәхетсез булдым инде...» – дип уйлады ул, күз яшьләрен чак-чак тыеп.
Ә тормыш ул уйлаганча «көрчеккә» килеп терәлмәгән икән. Улы Илшат йөгертеп кенә бозауны кайтарып, лапаска япты, теге куып йөргән тавык күршеләрнеке булып чыкты, аларныкы күптән кетәклектә, имеш. Мунчаның төтене күтәрелмәгәненең сере ачылды – бетереп томаланган булган. Ә кичкелеккә ире 2 зур чуртан балыгы алып кайткан. Аш түгел, телеңне йотарлык балык ашадылар күмәкләп.
Эшләрне тәмамлап урын өстенә яткач, Гөлчирә, елмая төшеп, борылып карап куйды: яраткан Мараты янында икән. Шулай инде, бу дөньяның борчулары белән шатлыклары гел янәшә йөриләр.