Тимергали хәзрәт Юлдашев сәхифәсендә Кадер кичендә укыла торган доганы язды.
: اللَّهُمَّ إِنِّكَ عَفُوٌّ كَرِيمٌ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنِّى
«Аллаһуммә иннәкә гафүвүң кәриимүң, түхиббүл гафүә, фәәгъфү ганни»»
мәгънәсе: Йә, Аллаһым, һичшиксез, Син гафу кылучы, Син юмарт, Син гафу итәргә яратасың, мине гафу ит».
Бу доганы Рамазанның соңы ун көнендә күп итеп уку кирәк, дип яза хәзрәт.