Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кадер киче – теләкләр кабул була торган төн

Бу төнне дога кылу – 83 ел буе берөзлексез дога кылуга тиң.

news_top_970_100
Кадер киче – теләкләр кабул була торган төн

Рамазан аенда бер бөек төн бар – Ләйләтүл-Кадер. Бу төндә Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу, изге гамәлләр башкару, хәтта көндәлек тормыштагы гадәти эшләр дә, Раббыбызның рәхмәте белән, 1000 ай дәвамында кылынган төсле була.

📖 Изге Коръәндә бу төннең 1000 айдан да хәерлерәк булуы әйтелә:
«Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк!» (97:3)

1000 ай, якынча, 83 елга тиң. Димәк, бу төнне гыйбадәттә үткәрсәң – 83 ел буе гыйбадәт кылган кебек буласың.

Кадер киче – теләкләр кабул була торган төн

Моның турыда безгә Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин аңлаткан иде:

«Бу көнне Аллаһы Тәгалә кылган бар догаларыбызны кабул итә. Хәерле тәкъдирләр сорасак, хәерле тәкъдирләр бирергә мөмкин. Теләкләр кабул ителә торган көн ул. Бу көнне дога кылу – 83 ел буе берөзлексез дога кылуга тиң. Ул – 83 елдан да хәерлерәк бер кичә. Кадер кичәсе 1000 айдан да хәерлерәк. Бу кичтә Аллаһның рәхмәте бик зур», – дип әйткән иде ул.

Кадер киченең фазыйләтләре

  1. Бу төннең әһәмияте шунда: изге Коръән нәкъ менә Ләйләтүл-Кадердә иңдерелгән.
  2. Коръәндә бу төннең исеме өч тапкыр кабатлана, бу исә аның зур әһәмияткә ия булуын күрсәтә.
  3. «Кадер» сүзе «көч, бөеклек» мәгънәсен белдерә.
  4. Шулай ук ул «тарлык» дип тә тәрҗемә ителә ала, чөнки бу төндә фәрештәләр җиргә шулкадәр күп төшә ки, аларга «тар» була.
  5. Бу төнне «язмыш хәл ителү төне» дип тә атыйлар, чөнки бу төндә киләсе елның Кадер кичәсенә кадәр бар тереклеккә яшәү өчен кирәк булган нәрсәләр тәкъдир кылына.

Кайчан?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ (с.г.в.) бу төннең төгәл кайсы көнгә туры килүе билгеле түгеллеген әйткән. Әмма ул рамазанның соңгы 10 төнендә, бигрәк тә так санлы төннәрдә (21, 23, 25, 27, 29) булырга мөмкинлеген хәбәр иткән. Бу сәбәпле, Рамазанның соңгы 10 көнендә кайбер мөселманнар мәчетләргә игътикяф кылырга китә. Алар шушы төнне гыйбадәттә үткәрер өчен мәчетләрдә яши.

Ләйләтүл-Кадер билгеләре:

Мөхәммәд ﷺ (с.г.в.) әйткән: «Ул бик тыныч кичә булыр, этләр дә өрмәс, җил дә исмәс, хәтта яфрак селкенмәс», – дигән.

  1. Бу төндә тынычлык хөкем сөрә, күңелләргә рәхәтлек иңә.
  2. Ул төндә һава торышы ни артык салкын, ни артык эссе булмый.
  3. Йолдызлар атылмый.
  4. Таң атканда кояш нурсыз, йомшак булып чыга.

Ничек үткәрергә?

Бу төнне гыйбадәттә үткәрергә киңәш ителә:

  1. Кичке һәм төнге намазларны калдырмыйча уку.
  2. Коръән уку һәм аның мәгънәсен аңларга тырышу.
  3. Аллаһы Тәгаләдән гафу сорау, күңелдән чыккан догалар кылу.
  4. Изге гамәлләр кылу, мохтаҗларга ярдәм итү.
  5. Дога кылу, Аллаһы Тәгаләдән күңелең нәрсә тели, шуны сорау.

Нинди дога укырга?

Мөхәммәд догасы:

Аишә (р.г.) Пәйгамбәрдән ﷺ (с.г.в.): «Ләйләтүл-Кадердә нинди дога кылырга?» – дип сорагач, ул болай җавап биргән:

«Аллаһүммә иннәкә гафуввун, тухиббүл-гафва, фа‘фу анни»

(Мәгънәсе: «Йә Аллаһ! Син – Гафу итүче, гафу итүне яратасың. Минем дә гөнаһларымны гафу ит!»)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100