Кадалган урман бетен кая тапшырырга?
Сорауга ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина җавап бирде.
- Урман бетен табиб яки шәфкать туташы алса яхшырак. Әмма бу эшне үзегез (сәгать теленә каршы уңайга пинцет белән) башкаргансыз икән, аны пыяла савытка салып, янына дымлы салфетка куеп, шул ук көнне тикшерү өчен санэпидстанциягә илтергә кирәк. Лаборатор анализ урман бетен җентекле тикшерү мөмкинлеге бирә. Татарстандагы лаборатория Казан шәһәре, Сеченов урамы, 13 а йорты адресы буенча урнашкан. Бу – гигиена һәм эпидеомилогия үзәге. Биредә ялсыз эшлиләр. Телефоны: (843) 221-90-92.
Урман бете тешләп, тикшеренү үткәрү вакыты -96 сәгать, ягъни дүрт көн. Дөресрәге, урман бете тиз арада тикшерелә, әлеге вакыт аны Казанга китерүгә бәйле. Әйтик, Актанышта тешләнгән урман бетен Казанга китерү өчен вакыт таләп ителә. Әмма бу очракта, нәтиҗәләр бишгеле буланчы ук, урман бете тешләгән кешегә иммуноглобулин кадала. Аннан соң исә, урман бетенең лаборатор анализы әзер булгач, зыян күрүчегә тиешле дәвалау билгеләнә яки кирәк булмый.