news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путин Россия президентына гомерлек сенатор статусы бирү тәкъдиме белән чыкты

Россия Президенты Федерация Советын яңача формалаштырырга тәкъдим итә.

news_top
Путин Россия президентына гомерлек сенатор статусы бирү тәкъдиме белән чыкты
http://kremlin.ru/

РФ президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына закон проекты тәкъдим итте. Аннан аңлашылганча, президент аерым затларны мәңгелек сенатор итеп билгели ала. Россия президенты булып эшләүчеләр дә мәңгелек сенаторлар статусына ия булачак. Президентның вазифаларын үтәп бетерүе, яки вәкаләтләреннән срогы чыкканчы ук китүе исәпкә алынмый - алар барысы да гомерлек сенатор булу хокукына ия булачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Закон проекты буенча президент 30 кешене сенатор итеп билгели. Аларның җидесе гомерлек сенатор статусына ия булачак. Мондый статус ил алдында зур казанышларга ия булган затларга бирелә.

Хөкем ителән затлар, җинаять җәзасын үтәп бетергәннән соң биш ел эчендә сенатор була алмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар