Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыру кешеләрне автомобиль йөртү хокукыннан автомат рәвештә мәхрүм итәчәкләр

Яңа канун киләсе елның мартыннан гамәлгә керер дип көтелә.

news_top_970_100
Авыру кешеләрне автомобиль йөртү хокукыннан автомат рәвештә мәхрүм итәчәкләр
pixabay.com

Эчке эшләр һәм сәламәтлек саклау министрлыклары «Юл хәрәкәте иминлеге» законына өстәмәләр кертергә тәкъдим итә. Кешенең сәламәтлеге турында мәгълүмат автомат рәвештә ЮХИДИга тапшырылачак, дип яза «Коммерсант».

Хәзерге вакытта автомобиль таныклыгын алганда медицина белешмәсе алып килү сорала. Кешенең сәламәтлеге начараеп киткән очракта да ул автомобиль белән идарә итә ала. Бу проект буенча кешенең сәламәтлеге турында мәгълүмат бердәм электрон базада сакланачак. Ә инде кеше автомобиль белән идарә итү тыелган дәрәҗәдә авырып киткән очракта, ул автомат рәвештә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк. Әйтик, инсульт, инфаркт булып йөрәгенә зыян килгәндә, психик авырулар килеп чыкканда, күз күреме начарайганда ул инде машинага утыра алмаячак.

Схема шундый — кеше автомобиль белән идарә итү тыелган авыру белән чирли дигән шик туганда, табиб аны кабат комиссиягә җибәрә. Комиссия нәтиҗә чыгарганчы, ул автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк. Ә инде машинага утырса, административ кодексның 12.7 маддәсе буенча җавап тотачак.

Канун 2022 елның 1 мартында үз көченә керергә мөмкин.

Машина йөртүчеләрне шулай ук хроник алкоголизм яки наркоманлыкка тикшерергә тәкъдим итәләр. Хәзерге вакытта машина йөртү хокукына ия булу өчен кешенең анализ тапшырганда гына аек булуы сорала. Эчеп тотылган машина йөртүчеләр дә шушы анализны тапшырырга тиеш булачак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100