Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исәнме, агач! Карантин вакытында эләкмәс өчен агач булып киенеп йөргән ирне тотканнар

Сербиядә яшәүче бу ир турында хәйләкәрлеге 187 дәрәҗәдә дип язалар.

news_top_970_100
Исәнме, агач! Карантин вакытында эләкмәс өчен агач булып киенеп йөргән ирне тотканнар

Сербиядә бер ир, карантин вакытында урамда йөрер өчен агач булып киенгән. Ул шушы костюмында 3 көн буе комендант сәгатендә урамнарда йөри алган. Шуннан соң гына аны полиция тоткарлаган.

Социаль челтәрләрдә ирнең хәйләкәрлегенә шаккаталар.

Шушы ук ысулны бер британияле дә кулланган. Анысын тотканнармы-юкмы икәнлеге билгеле түгел, әмма бу видео инде миллионлаган укучының игътибарын җәлеп иткән.

«Шулай да эшләп була идемени?» дип шаяртып яза укучылар.

Кайберәүләре исә бу алымны Россиядә кулланып булмаганга уфтанган. «Яфраклар чыккач кына болай йөри алабыз», — дип язган бер кыз. «Ябыгырга кирәк!» — дип киңәш иткәннәр ул кызга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100