Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Салкын, колагыгыз өши» — Владимир Путин башлыкларын салган түрәләргә кисәтү ясады

Президент белән телекүпер башлангач, урамда басып торучы түрәләр капюшоннарын салып атты, мэр исә башлыгын бөтенләй читкә ыргытты.

news_top_970_100
«Салкын, колагыгыз өши» — Владимир Путин башлыкларын салган түрәләргә кисәтү ясады
http://kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин Иркутск өлкәсенең Усолье-Сибирск шәһәрендәге түрәләр белән онлайн очрашу уздырды. Шунда ул башлыкларын салып аткан түрәләргә кисәтү ясады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

26 ноябрьдә Президент Иркутск өлкәсенең Усолье-Сибирск шәһәре территориясендә әйләнә-тирә мохиткә начар йогынтыны бетерү турында видеоэлемтә режимында киңәшмә уздырды.

Әлеге чара вакытында Иркутск өлкәсендә 20 градус чамасы салкын була. Путин белән очрашуга әзерләнгән түрәләр урамда басып тора. Телекүпердә вице-премьер Виктория Абрамченко, Иркутск өлкәсе губернаторы Игорь Кобзев, өлкәдә президентның вәкаләтле вәкиле Сергей Меняйло һәм Усолье-Сибирск мэры Максим Торопкин булган.

Дүрт ир-ат микрофон каршында тора, алар башларына капюшон каплаган, урамда салкын икәне аңлашыла. Шуннан соң Президент элемтәгә чыгуга, түрәләр тиз генә капюшонын төшерә, мэр исә башлыгын салып, кырыйга ыргытканы күренә. Бу кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Путин бу хәлне күреп, түрәләргә кисәтү ясый. «Башыгызга киегез, салкын бит — колакларыгыз өшер. Чыннан да, киегез. Сез нәрсә инде? Авырырсыз, тагын шул гына җитмәгән иде», — ди Путин.

Усолье-Сибирск мэры бу вакыйга турында фикерен Павел Зарубин белән интервьюда әйткән. «Ил башлыгы бит, туры эфир. Ярты сәгать түзәргә була иде. Без — себер кешеләре бит», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100