Коронавирус белән авыргач та QR-код бирелмәгән очракта нишләргә? | intertat.tatar

Коронавирус белән авыргач та QR-код бирелмәгән очракта нишләргә?

Роспотребнадзор ни өчен коронавирус белән авырган кешеләрнең барысына да QR-код бирелмәвен аңлатты.

Ковид-19 кичергән күп кенә гражданнар дәүләт хезмәтләре сайтында QR-код чыгуын көтә һәм аны ала алмый, ди белгечләр. Авыруны дәлилләү өчен шәхси клиникаларда эшләнгән ПЦР-тест кына җитми, гәрчә андагы мәгълүматлар Роспотребнадзорга җибәрелсә дә.

Дәүләт хезмәтләре порталында чирне кичерү турында язма булсын өчен, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул диагнозны исбатлап, медицина картасына белешмәләрне язганнан соң гына, дәүләт хезмәтләре сайтында билге барлыкка киләчәк, дип аңлата Роспотребнадзор вәкилләре.