Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2021 елда Сабан туе кайчан үткәреләчәк?

Быел Сабан туе кайсы көннәрне узачагы якынча билгеле.

news_top_970_100
2021 елда Сабан туе кайчан үткәреләчәк?

2021 елда Сабан туе 11, 12, 13 июнь көннәрендә район үзәкләрендә, авылларда узар дигән хәбәр бар. Бу хакта Актаныш якташлар берлеге оештырган концертта район башлыгы Энгель Фәттахов әйтте.

Ул әлегә указга Президент имза салмаганын искәртте.

«Интертат»ка билгеле булганча, 13 июньдә Сабан туе Түбән Камада узачак.

Безгә билгеле булганча, башка чараларның даталары түбәндәгечә.

3 июльдә Татарстанның Мөслим районында Федераль авыл Сабан туе узачак.

19 июньдә — Чаллы Сабан туе.

19 июньдә Нижневартовскида Федераль сабантуй. 26 июньдә Казан Сабан туе.

5 июньдә — Изге Болгар җыены.

Президент указга имза куйганга кадәр үзгәрешләр кертелүе бар икәнен искәртәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100