Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Депутат Булатов сүгенә-сүгенә җырлап, TikTok челтәре өчен ролик яздырган

Сахалинда КПРФ партиясе дептутаты халыкның ачуын чыгарган.

news_top_970_100
Депутат Булатов сүгенә-сүгенә җырлап, TikTok челтәре өчен ролик яздырган
https://pixabay.com

Сахалинда Томарин җыенына КПРФтан депутат Сергей Булатовны партиядән чыгарулары ихтимал. Ул сүгенү сүзләрен әйтә-әйтә җырлап ролик яздырган һәм TikTok челтәрендә тараткан. Бу кадрларны РЕН ТВ күрсәтте.

Видеоязманы социаль челтәрдән алганнар, ләкин ул башка ресурсларда калган. Ролик герой машина белән идарә итә һәм Бьянка җырына кушылып, сүгенү сүзләре кушып җырлый.

Ролик Сахалин кешеләренең ачуын чыгарган. Төбәк белән идарә итү үзәге Булатовка карата тикшерү эше башлаган инде.

КПРФның өлкә буенча беренче секретаре Павел Ашихмин Сахалин мәгълүмат агентлыгына сөйләгәнчә, депутат үзе әле аңлатма бирмәгән.

«Бу очракта ул безнең уставта тыелган — партия репутациясенә зыян китерә торган гамәл кылды», — дигән Ахимшин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100