news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә бала караган өчен 50 сумлык айлык түләү бетерелде

Боерык үз көченә кергәнче пособиеләр билгеләнгән кешеләргә бу түләү сакланып калачак.

news_top
 Россиядә бала караган өчен 50 сумлык айлык түләү бетерелде
pixabay.com

1 гыйнвардан Россиядә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр бала караган өчен айлык түләүләр бетереләчәк. Бу хакта РИА Новости яза.

Президентның әлеге боерыгы хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан.

Хәзер ай саен 50 сумны эшләүче әниләр яки бала караган башка туганнар, шулай ук декрет ялындагы хәрби хатын-кызлар ала.

Бу түләүләр 1994 елда билгеләнгән.

Әлеге боерык үз көченә кергәнче пособиеләр билгеләнгән кешеләргә бу түләү сакланып калачак.

Икенче августта Владимир Путин күпчелек гаиләләргә беренче яки икенче балага айлык түләүләр алырга мөмкинлек бирә торган, шулай ук кайбер гаиләләр өчен өч яшькә кадәрге балаларга түләүләрне озайта торган законга кул куйды.

Туры элемтә вакытында Президент, керемнәре 45 мең тирәсе булган гаиләләр 1 гыйнвардан бала өчен якынча 10 мең акча алачак дип әйткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар