Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәүләт Думасына Татарстан Президенты атамасын бетерү турында закон проекты кертелгән

Дмитрий Песков Россиядә Президент вазыйфасы берәү генә булырга мөмкин, дип белдергән.

news_top_970_100
Дәүләт Думасына Татарстан Президенты атамасын бетерү турында закон проекты кертелгән
Илнар Төхбәтов

Сенатор Андрей Клишас белән Дәүләт Думасы депутаты Павел Крашенинников төбәк башлыкларын сайлауга кагылышлы закон проектын керткәннәр. Закон проектының инициаторлары барлык губернаторларны да «төбәк башлыгы» дип атарга һәм төбәк белән ике сроктан да артыграк идарә итү мөмкинлеген булдырырга тәкъдим иткән.

Документ авторлары фикеренчә, закон проекты төбәк башлыгының башка исем белән аталу мөмкинлеген саклап калачак, ләкин чикләү белән: анда Россия Президенты вазыйфасының атамасын тәшкил итүче сүзләр һәм сүзтезмәләр булмаска тиеш.

«Интерфакс» хәбәр итүенчә, Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков бүген журналистлар белән очрашуында Россиядә Президент вазыйфасы берәү генә булырга мөмкин, дип белдергән.

Татарстанда әлегә Президент вазыйфасы саклана. Песков әлеге мәсьәләне республиканың үзенчәлеге дип аңлаткан һәм: «Президент бу үзенчәлеккә аңлап карый, әмма икенче яктан, киләчәк боларның барысы да бер калыпка китерелү перспективасының ни дәрәҗәдә мөмкин булуын күрсәтәчәк», — дигән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100