Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гашура көнендә Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоту - иң хәерле гамәл

Иртәгә, 28 августта кояш баеганнан соң Гашура көне башлана. Мөселман календарендә бу иң изге көннәрнең берсе булып санала. Гашура көненең әһәмиятен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аңлатты.

news_top_970_100
Гашура көнендә Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоту - иң хәерле гамәл
Салават Камалетдинов

Ни өчен Аллаһ бу көнне сайлаган һәм үзенең рәхмәте белән аны хәерле кылган? Гашура — күп кенә пәйгамбәрләрнең җиңүе һәм бәла-казалардан котылуы көне. Аллаһ бу көнне Ибраһим пәйгамбәрне ут газабыннан, Юныс пәйгамбәрне киттан коткара, Якуб пәйгамбәрнең күзләре күрә башлый, Әюп пәйгамбәр тулысынча савыга. Әмма Коръәндә язылганнарның иң бөеге — Муса пәйгамбәрнең тормышы һәм бәлаләрдән котылу тарихы. Муса пәйгамбәр ярдәмендә һәм Аллаһ рәхмәте белән Исраил уллары күп елларга сузылган коллыктан соң Мисырдан качып котыла. Нәкъ менә Гашура көнендә Аллаһ Мусаның догаларын кабул кыла аңа һәм аның кәвеменә юл ача. Фиргавен һәм аның гаскәре эзәрлекләвеннән котылу өчен диңгез астыннан йөрергә дип диңгез суларын аера.

Кадерле мөселман кардәшләр, Гашура көнендә Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоту иң хәерле гамәл булып санала. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәлам мөселманнарга Гашурага бер көн кала һәм Гашурадан соң тагын бер көн ураза тотарга өндәгән. Аллаһ Тәгалә үзенең юлында изге гамәлләр кылырга безгә көч һәм мөмкинлекләр бирсен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100