Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азнакайда эштән җибәрелгән укытучының хәлен белешергә укучылар һәм әти-әниләр барган

Үзен укытучы буларак дөрес тотмаган өчен эшеннән җибәрелгән укытучыны Азнакайда яшәүчеләрнең күбесе алтын куллы кеше дип саный.

news_top_970_100
Азнакайда эштән җибәрелгән укытучының хәлен белешергә укучылар һәм әти-әниләр барган
Услышано в Азнакаево

Азнакайдагы 7 номерлы мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре бүген хастаханәгә барып, укытучылары Радик Гариповның хәлен белешкән. Бу турыда «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Услышано в Азнакаево» төркемендә хәбәр ителә.

Хезмәт укытучысы белән төшерелгән видеоны алар үзләре моңа кадәр интернетта тараткан иде. Шуннан соң Радик Гарипов үзен укытучыларга хас булганча тотмаганы өчен эшеннән җибәрелде.

Бу балалар — Радик Гариповның укучылары. Алар укытучыны бик ярата, малайлар үзләре укытучы янына барырга теләк белдергән.

Азнакайда яшәүчеләрнең күбесе бу укытучыны алтын куллы кеше буларак белә. Ул балаларны йорт җиһазлары ясарга өйрәтә, мәктәпкә ярдәм итә. Ул һәрвакытта да мәрхәмәтлелек үрнәге булган. Әйе, укытучы ялгышкан, мондый хәл һәркем белән булырга мөмкин, диелә бу хәбәрдә.

Хәзер Радик Гарипов бик борчыла, нечкә күңелле кеше буларак, аның кан басымы күтәрелгән һәм ул хастаханәгә яткан.

«Битараф булмаган кешеләргә мөрәҗәгать итәбез. Видео тирәсендә җәнҗалны туктатыгыз. Әйдәгез, кешегә ярдәм итү турында уйлашыйк. Аның алтын куллары мәктәпкә дә, шәһәргә дә, безнең балаларга да кирәк бит. Без Радик Гариповны аңларга, гафу итәргә кирәк дип саныйбыз. Мәктәп директорына да мөрәҗәгать итәбез: укытучыга яхшы исемен кайтарырга мөмкинлек бирегез. Гөнаһсыз булган кеше беренче булып таш атсын», диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100