Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Китап» радиосы Мамадышта «Париж, Париж» җырын башкарды

«Китап» радиосы Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап авточабышын дәвам итә.

news_top_970_100
«Китап» радиосы Мамадышта «Париж, Париж» җырын башкарды
Гадел Әхмәтҗанов

Бүген Казанның 1 Май мәйданыннан «Китап» милли радиосының Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабышы башланды. Казаннан соң беренче тукталыш Мамадыш шәһәре иде.

Биредә авточабышта катнашучылар һәм җирле үзешчәннәр «Париж, Париж» җырын башкарды.

«Автотурны әзерләгәндә һәр район, шәһәрдәге чыгышларны үзенчәлекле итәргә тырыштык. „В Париж — через Мамадыш“, — дигән әйтем бар. Шуңа күрә бу җырны махсус өйрәнеп килдек. Мамадыш җырчылары белән рәхәтләнеп бергәләп җырладык», — диде «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадырова «Интертат»ка.

Аның сүзләренчә, Мамадыш халкы коллективны бик яратып каршы алган. «Мамадышлылар без килгәнче үк җыелып, уеннар уйнап көтә иде инде. Бик җылы, матур каршы алдылар. Алар белән бу салкын көнне тирләп-пешеп бәйрәм иттек», — диде ул.

«Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабышның максаты: татар әдәбиятын, традицион музыкаль сәнгатен популярлаштыру, Татарстан һәм Башкортостан арасында дуслык җепләрен ныгыту, башкорт һәм татар халыклары арасындагы меңьеллык милли-мәдәни уртаклыкларны ассызыклау, милләтебезнең әдәби-мәдәни кыйммәтләрен пропагандалаучы «Китап» радиосын популярлаштыру.

Чара барышында Татарстанның тагын Минзәлә, Актаныш, Азнакай, Әлмәт районнары, Чаллыда, Башкортстанның кайбер районнарында булу күздә тотыла.

Татар-информ» хәбәрчесе Гадел Әхмәтҗанов чарага кушылып, үзе дә Казан-Уфа-Казан маршрутында катнаша. Ул автотурның һәр ноктасыннан яңалыклар белән уртаклаша. Чараны «Интертат»ның Инстаграм сәхифәсендә дә күзәтеп бара аласыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100