Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин «Геленджиктагы сарае» булу турындагы мәгълүматны кире какты

Оппозиционер Алексей Навальный Путинның Геленджиктагы зур сарае булу турында фильм чыгарган иде.

news_top_970_100
Владимир Путин «Геленджиктагы сарае» булу турындагы мәгълүматны кире какты
Кремлин.ру

Студентлар белән очрашу вакытында Россия президенты Владимир Путинга оппозиционер Алексей Навальныйның фильмы турында сорау бирделәр. Навальный үзенең фильмында Россия президентының Геленжик шәһәрендә зур сарае барлыгы турында сөйли.

«Буш вакытым булмау сәбәпле, фильмны тулысынча карамадым, ярдәмчеләрем китергән видеоларны гына карадым. Анда күрсәтелгән әйберләрнең берсе дә минем дә, минем якын туганнарымның да милке түгел, беркайчан булмады да. Беркайчан да».

Россия президенты Геленджик янындагы сарай турындагы кадрларны монтаж һәм компиляция дип аңлатты. "Менә минем баттерфляй стилендәге йөзүемне элеп куйганнар, "кәкре итеп", мин кайчак шулай йөзәргә яратам. Мин беркайчан да булмаган бассейнда. Әмма мин алай йөздем. Кайчан һәм кайда? 2016 елда Енисейда. Бу очракта бу компиляция, бу монтаж. Безнең бер персонаж исеме белән әйткәндә, "Күңелсез, кызлар" дип әйтергә була. Ни дә булса уйлап чыгарсыннар иде ичмасам", - диде Путин.

Навальный тикшерүләрендәге кайбер кешеләрне беләм, кайберләрен юк диде Путин, дуслары булуын да әйтте. Президент фильмны тулысынча карамавын әйтте.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100