news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сәламәтлек саклау министрлыгы РКБ ябылган дигән имеш-мимешләрне кире какты

Хастаханә авыруларны кабул итә, табиблар гадәттәчегә эшли

news_top
Сәламәтлек саклау министрлыгы РКБ ябылган дигән имеш-мимешләрне кире какты

Ватсапта РКБ ябылган икән дигән коткы таралды. Сәламәтлек саклау министрлыгы республика клиник хастаханәсенең гадәти эш режимында хезмәт күрсәтүен белдерде.

Хастаханә авыруларны кабул итә, табиблар гадәттәчегә эшли, һәр көн саен гадәттә 300 кеше мөрәҗәгать итә, дип хәбәр итә матбугат үзәге.

ОРВИ вакыты булу сәбәпле, Роспотребнадзор таләбе буенча хастаханәдә саклык чаралары көчәйтелгән. Әмма каты авырулар һәм реанимациядә ятканнарга якыннарын кертү тыелмаган.

2019 елда ялган хәбәрләр тараткан өчен административ җаваплылык кертелде. Җәмәгать урыннарында коронавируска бәйле "шаяртулар" белән мавыгучылар җинаять җааплылыгына тартылырга мөмкин.

Февраль башында Мәскәүдә бер пранкер егет метро поездында коронавирус белән чирле кеше булып кыланып идәндә яткан иде. Шаяртучы 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Җинаять эше кузгатылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар