Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханда нинди үзгәрешләр бар?

Яңа кагыйдәләр 2021 елның апрелендә үз көченә керә.

news_top_970_100
Машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханда нинди үзгәрешләр бар?

Машина йөртү өчен таныклык алганда имтихан вакытында реаль шартларда автомобиль белән идарә итү осталыгын тикшерәчәкләр. Бу турыда Россия ЮХИДИ башлыгы Михаил Черниковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Машина йөртүче булырга кандидатның реаль хәрәкәт шартларында үз-үзен тотышы күбрәк бәяләнәчәк. Аның автострадаларда, парковкаларда, чатларда йөрүен тикшерәчәкләр», — дип әйткән Черников.

Күнегүләр күбрәк була, бу ЮХИДИ инспекторына машина йөртүченең куркынычсыз булуын бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

Яңа кагыйдәләр 2021 елның апрелендә үз көченә керә. Хаталар һәм кагыйдә бозуларны берничә төркемгә бүлеп, 1, 2 һәм 3 балл белән бәялиләр. Имтиханны тапшыру өчен 5тән күбрәк балл җыймаска кирәк. Әгәр кеше иминлек каешын эләктермәсә, рульдә вакытта телефон кулланса, имтиханны шул мизгелдә үк төгәллиләр. Имтихан бирү турында карарны комиссия кабул итә, комиссиядә кимендә өч вазифаи зат була, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100