Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рязань думасы рәисе депутатларны 22 июнь белән котлаган

Рязань шәһәре думасы рәисе Юлия Рокотянская 22 июнь — Хәтер һәм кайгы көнен бәйрәм дип атаган.

news_top_970_100
Рязань думасы рәисе депутатларны 22 июнь белән котлаган

Рязань шәһәре думасы рәисе Юлия Рокотянская 22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне турында ялгышлык җибәргәне өчен гафу үтенде. Бу хакта Ридус сайты яза.

«Коридоры на Радищева. Рязань политическая» Telegram-каналы Рокотянскаяның 21 июньдә дума утырышында ясаган чыгышының видеосын урнаштырды. Анда ул Бөек Ватан сугышы башланган көнне «бәйрәм» дип атый.

«Иртәгә бик мөһим көн — 22 июнь. Хөрмәтле депутатлар! Халкыбыз өчен, Рязань шәһәре халкы өчен тырышкан кешеләрне искә алырга барыгызны да чакрым. Якынлашып килүче бәйрәм белән барыгызны да һәм актив эшегез өчен рәхмәт», — дип әйтә Юлия Рокотянская.

Видео бик күп кайтавазлар җыйды. Аны караучыларның 1941-1945 елларда һәлак булганнарны искә ала торган көнне «бәйрәм» дип аталуына ачуы чыккан. Иң йомшак, матур тел белән язылган комментарийларда Юлия Рокотянскаяга идән юучы эшенә күчәргә кушканнар һәм аны маймыл белән чагыштырганнар.

Шәһәр думасы рәисенә ялгыш әйтелгән сүзе өчен Facebook аккаунтында гафу үтенгән.

«Миллионлаган шәһәрдәшләребезнең һәм минем дә йөрәктә Бөек Ватан сугышы яра булып саклана.

Кайгы һәм хәтер көне уңаеннан махсус уйлап әйтелмәгән ялгыш сүземнең шаһитлары булганнар алдында гафу үтенәм. Дума утырышы 4 сәгатьтән артык барды, арытты һәм бу ялгышлык шуның аркасында китте. Депутат коллегаларыма нәкъ менә матәм чараларына барырга һәм һәлак булган геройларыбызны искә алырга тәкъдим итеп мөрәҗәгать иткән идем», — дип аңлаткан Рокотянская үзенең «котлавын».

Шәһәр думасы вәкиле «Подъем» басмасына «озакка сузылган утырыштан соң кеше бары тик ялгыш сүз генә ычкындырды» дип әйткән.

Рәсми кешеләрнең кайгылы тарихи даталарга бәйле урынсыз шатлыгы — шактый киң таралган күренеш. Иң билгеле очракларның берсе — Оренбург өлкәсе губернаторы Денис Паслер Бөек Ватан сугышында Җиңү һәм хәтер елы башлану уңаеннан уздырылган концертта «Һәр гаиләгә сугыш кагылуын телибез…» дигән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100