Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус буенча карантинда торган лайнердагы сигез кешене Казанга кайтардылар

Казанга килгәч, бу кешеләр барысы да, шул исәптән самолет һәм башка техника да, махсус дезинфекция чаралары узган.

news_top_970_100
Коронавирус буенча карантинда торган лайнердагы сигез кешене Казанга кайтардылар
Александр Эшкинин

Япония яр буенда коронавирус буенча карантинда торган Diamond Princess лайнерында булган сигез кеше Татарстан башкаласына кайтты. Аларны Татарстанның Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә урнаштырдылар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Diamond Princess лайнерыннан китерелгән россиялеләрне карантин узу өчен бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин итәчәкләр. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Хастаханәгә китерелгән дүрт кеше — безнең республика гражданнары һәм бер бала. 8 кеше дә бер корабта булган, үзара аралашкан. Аларның безнең республикада яшәүчеләр булуын, ә безнең йогышлы авырулар хастаханәсе бөтен таләпләргә туры килүен исәпкә алып, без Казанның бу гражданнарны кабул итәргә сәләтле булуы турында карар кабул иттек. Пациентлар бу чорны узсын өчен, без барысын да тәэмин итәрбез дип ышанам», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова сүзләренчә, сигез кеше дә үзен яхшы хис итә. Аларның температуралары күтәрелмәгән. Казанга очыш махсус шартларда оештырылган, озата баручылар махсус киемдә булган.

«Инфекция хастаханәсе төрле авыруларны булдырмау өчен заманча җиһазга ия. Пациентларның хәле турында көн саен хәбәр итеп торачакбыз», — ди Попова.

Казанга килгәч, бу кешеләр барысы махсус дезинфекция чаралары узган, барлык техника, шул исәптән самолет та, шушы процедура аша дезинфекцияләнгән.

Сигез кеше ундүрт көн дәвамында махсус боксларда яши. Бокслар урнашкан блокларны Росгвардия хезмәткәрләре саклап торачак. Карантиндагы кешеләрдән көн саен анализ алалар, медицина процедуралары уздыралар.

Коронавирус — сезонлы вируслардан аерылмый диярлек, аннан үлү очраклары кош гриппы, атипик пневмония, Эбола лихорадкасы кебек авырулар белән чагыштырганда берничә тапкыр түбәнрәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100