Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машинага кышкы резинаны кайчан куярга?

Карлы юлда 50 км/сәг тизлек белән барганда тормозлау юлы кышкы резина булса 31-35 метр, шундый ук юлда җәйге резина булса, 62 метрга кадәр җитә.

news_top_970_100
Машинага кышкы резинаны кайчан куярга?
Михаил Захаров

Машина тәгәрмәчләрендәге резинаны кышкыга алмаштыру вакыты законда тәгаен генә язылмаган. Шиналарны алмаштыру кирәклеге Таможня союзының Техник регламентында күрсәтелә. Анда кышкы чорда (декабрь, гыйнвар, февраль) кышкы резина куелмаган транспорт чаралары куллану тыелуы әйтелә. Бу турыда «За рулем» журналында язылган.

Шулай да кышкы резина кую вакытын машина йөртүчесе үзе сайлый.

Беренче карга карап кына тәгәрмәч алмаштыру дөрес түгел. Градусникка карарга кирәк. Әгәр даими рәвештә температура +5..+7 градус торса, кышкы резина куярга вакыт җитте дигән сүз. Бу чорда җәйге резина белән йөрү куркыныч. Мондый температурада резина катылана һәм трассага ябышмый башлый.

Кыш көне җәйге резинада йөрү автомобиль белән идарәне югалтуга, авария килеп чыгуга китерергә мөмкин. Машинаны туктату да бик кыенлаша. Карлы юлда 50 км/сәг тизлек белән барганда тормозлау юлы кышкы резина булса 31-35 метр, шундый ук юлда җәйге резина булса 62 метрга кадәр җитә. Бозлавыкта бу күрсәткеч 10-15 процентка арта, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100