news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Киләсе елга отпускны кайчан алсаң акчасы күбрәк була?

Отпуск акчасы айдагы эш көннәренә карап бигеләнә.

news_top
Киләсе елга отпускны кайчан алсаң акчасы күбрәк була?
https://pixabay.com

Закон буенча, һәр хезмәткәргә елына 28 көн түләүле ял — отпуск бирелә. Аны берничә өлешкә бүлеп була, тик бер өлеше 14 көннән ким булмаска тиеш. Отпуск акчасы айдагы эш көннәре санына бәйле. Алар күбрәк булган саен, акча да күбрәк була. Бу турыда «АиФ» сайты хәбәр итте.

«Айда эш көннәре кимрәк булган саен, бер эш көненең хакы югарырак була. Әгәр отпускны бәйрәм көннәре хисабына озынайтсагыз, финанс ягыннан оттырасыз», — дип аңлаткан «АиФ» сайтына салым консультанты, бухгалтер компаниясе җитәкчесе Марина Чипеева.

 Финанс ягыннан караганда, эш көннәре күбрәк булган айда отпуск алу отышлы.

«2021 елда мондый айлар күп була. Хезмәт министрлыгы календаре буенча, март, апрель, июль, август, сентябрь һәм декабрьдә 22шәр эш көне була. Гыйнварда 15 эш көне генә. Февраль белән майда 19 шар эш көне», — дип аңлаткан финанс консультанты Евгений Марченко.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар