Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халыкның банктагы акчасы совет заманындагы кебек югалмасмы? - Герман Греф җавап бирде

Соңгы араларда халык арасында банк кенәгәсенә җыелган акчаларның язмышы турында төрле имеш-мимешләр таралды.

news_top_970_100
Халыкның банктагы акчасы совет заманындагы кебек югалмасмы? - Герман Греф җавап бирде
Рамил Гали

Сбербанк идарәчеләре рәисе Герман Греф халыкның банк кертемнәре совет заманындагы кебек югалмасмы дигән шик-шөбһәләр турында аңлатма бирде. «Бүгенге көндә Россиядә гомумән башка төрле икътисади һәм финанс вазгыяте урнашты. Узган заман хаталарын кабатлап, гражданнарның банк кертемнәрен тартып алып, „туңдырып“ куеп булмый», — ди ул. 

Россия Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитет башлыгы Андрей Марков Герман Греф белән видеоинтервью ясаган. Греф сүзләренчә, хәзерге вакытта дәүләт халыкның акчаларын тартып алыр өчен бер сәбәп тә юк. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итте.

«Мондый хәл булуы мөмкин түгел. Кызганычка, безнең тарихта совет заманында андый очрак булды. Минемчә, ул очрак бөтен сәясәтчеләргә „прививка“ кебек тәэсир итте. Алар берсе дә бу тәҗрибәне беркайчан да кабатламас. Дөресен генә әйткәндә, ул хакта сүз бармый да. Моның өчен (халыктан кертемнәрен тартып алу — Интерфакс) хәзерге вакытта бернинди шарт та юк», — ди Греф.

Моннан тыш, кертемнәрне «туңдыру» яки аларны мәҗбүри рәвештә бер валютадан икенчесенә күчерү принципта мөмкин түгел. Чөнки илнең Милли байлык фонды (Фонд национального благосостояния) бар, дәүләтнең бурычлары күләме тулай продуктка карата зур түгел, ә кирәк булган очракта барлык бурычларны үтәр өчен алтын-валюта резервлары җитәрлек күләмдә, ди Сбербанк башлыгы.

«Беренче ресурс — Милли байлык фонды. Ул бүгенге көндәге нефть бәясен, бүгенге көндәге вазгыятьне исәпкә алган очракта да, кимендә берничә елга җитәрлек. Безнең бюджет күләмен киметмичә дә, шул запаслар ярдәмендә дәүләт барлык бурычларын да үти алачак», — ди Греф.

«Кешеләрнең валюта турындагы шик-шөбһәләре турында сөйләгәндә шуны әйтү кирәк. Россиядә хәзерге вакытта тупланган кадәр алтын-валюта запасы (март йомгаклары буенча 563,5 млрд доллар — Интерфакс) Россия һәм Советлар Союзы тарихында беркайчан да булганы юк», — ди Греф. Ул резервлар күләменең «гражданнар валютада туплаган байлык суммалары белән чагыштырырлык та булмавын», искәртә.

Моңа кадәр Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина да халыкны тынычландырды. Ул безнең ил кешеләренә кертемнәре турында борчылырга кирәк түгел, диде. Кертемнәрне куллануны чикләү юридик яктан мөмкин булмавын, алай эшләү ихтыяҗы булмавын әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100