news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сергей Шнуров партиягә керде, ә җырчы Валерия үзенең сәяси партиясен төзи

Продюсер Иосиф Пригожин сәясәттә көчле хатын-кызлар булуын тели.

news_top
Сергей Шнуров партиягә керде, ә җырчы Валерия үзенең сәяси партиясен төзи
Михаил Захаров

Җырчы Валерия — чын исеме Перфилова — сәяси партия төзи. Бу турыда РБК сайтына аның ире, продюсер Иосиф Пригожин әйткән.

Партия «Көчле хатын-кызлар» дип аталачак. «Минемчә, парламентта хатын-кызлар булу зур роль уйнаячак. Бүген Маргарет Тэтчер, Хиллари Клинтон, Меркель җитәкче булып эшли. Хәзер хатын-кызлар бар эшкә дә кушыла. Гражданин буларак, миңа төрле көчләүләргә каршы торырлык, белемле, акыллы һәм зыялы хатын-кызлар җитми», — ди Пригожин.

20 февральдә музыкант, «Ленинград» лидеры Сергей Шнуров «Партия роста» составына керде. Аны бизнесмен Борис Титов җитәкли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар