Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ябыгып үләм». Коронавирус аркасында эшсез калгач, тәңречелекне өйрәнүче галим үлгән

«Изоляция минем өчен мәҗбүри тоткынлыкка әверелде», — дип язган булган Николай Абаев.

news_top_970_100

Тува парламентының элеккеге депутаты, тарих фәннәре докторы Николай Абаев үз-үзенә кул салган. Моңа кадәр ул ябыгудан һәм шикәр авыруыннан «үлеп баруын» хәбәр иткән булган. Пандемия вакытында галим эшсез калган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Бурятия дәүләт университетында галимнең үлеме сәбәбен ачыкламаганнар. Ир-ат үз-үзеңне изоляцияләү вакытында фатирында үз-үзенә кул салган булуы ихтимал, дип яза «Тайга.инфо».

Ерак Көнчыгыш федераль университетының Цифрлы икътисад мәктәбе доценты Андрей Ринчино Facebook челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр иткәнчә, 70 яшьлек галим COVID-19 аркасында эшсез калган.

«Карл Маркс бульварындагы изоляция, түләүсез ризык булмаган килеш, минем өчен мәҗбүри тоткынлыкка әверелде. Мин ябыгудан, диабеттан һәм анемиядән үләм», — дип язган булган Абаев июнь аенда танышларына хатта.

Соңрак Абаевка ярдәм итәр өчен акча да җыя башлаганнар, ләкин аның хәле яхшырмаган.

Николай Абаев - көнчыгышны өйрәнүче галим, буддолог, кытайчы, чань-буддизм һәм тәңречелекне өйрәнүче галим. Ул Тува дәүләт университетында философия укыткан, күчмә цивилизацияләр кафедрасы белән җитәкчелек иткән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100