Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала яратмаса — түли» - Баласыз кешеләргә ничә сум салым түләтергә тәкъдим иттеләр?

«Аналар советы» оешмасы бала тапмаган кешеләргә — ир-атларга да, хатын-кызларга да өстәмә салым түләтү тәкъдиме белән чыкты.

news_top_970_100
«Бала яратмаса — түли» - Баласыз кешеләргә ничә сум салым түләтергә тәкъдим иттеләр?
Солтан Исхаков

«Аналар советы» рәисе Татьяна Буцкая Россиядә баласызлыкка салым кертергә кирәк дип саный. Бу турыда ул «Говорит Москва» радиосы эфирында сөйләгән. РИА Новости шул хакта язды.

«Аңлы рәвештә бала табудан баш тарткан кешеләр турында әйтәбез. Яратмыйлар икән, салым түләсеннәр, яратмауларын дәвам итсеннәр. Я балаларны ярата һәм бала таба, я балаларны яратмый һәм яратмаганы өчен салым түли», — ди ул.

Буцкая сүзләренчә, бу салым хатын-кызларга да, ир-атларга да кагыла. Медицина күрсәтмәләре буенча бала тудыра алмаган кешеләргә әлеге кагыйдә кагылмый. «Бу — гаҗәеп зур демографик чокыр» аркасында кирәкле чара. 

Аның фикеренчә, ай саен 500 сум салым түләтү кулай булыр. «Карьера төзү, үзең өчен яшәү, сәяхәт итү һәм белем алу өчен шундый түләү гадел булыр», — дигән Буцкая.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100