Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Леонид Якубович хезмәт министрына 23 мең хезмәт хакы түләргә тәкъдим итте

Леонид Якубович 23 мең сум пенсия алуын әйтә, 60 ел буена хезмәт хакыннан тотылып калган акчаларның кая китүенә аптырый.

news_top_970_100
Леонид Якубович хезмәт министрына 23 мең хезмәт хакы түләргә тәкъдим итте
https://pixabay.com/

Беренче каналда «Могҗизалар кыры» тапшыруын алып баручы артист Леонид Якубович Россиядә пенсия күләмен арттыру мәсьәләсен чишү өчен хезмәт министрына шуңа тиңдәшле хезмәт хакы түләргә тәкъдим итә. Пенсия күләме турында кая да булса мөрәҗәгать итү — «чүлдә сусаган кеше тавышы» кебек, ди ул. Бу турыда Якубович РИА Новости белән әңгәмә вакытында әйткән.

«Бар да җиңел хәл ителә бит. Әгәр хезмәт һәм социаль тәэмин итү министры аена 23 мең сум хезмәт хакы яки минималь пенсия алса, бар да нормада булыр. Һәрхәлдә, болай эшләү мәсьәләне бик тиз чишәр иде», — дигән ул.

Якубович Россиядәге барлык пенсионерларының фикерен әйтүен, бу мәсьәләне профсоюзлар хәл итәргә тиешлеген дә сөйли. «Мин үзем генә берни эшли алмыйм. Моның белән профсоюзлар шөгыльләнергә тиештер», — ди артист.

Леонид Якубович 23 мең сум пенсия алуын сөйли. Ул 60 ел буена хезмәт хакыннан тотып барган акчаларның кая китүенә аптырый. «Мин 1962 елдан бирле эшлим. Шул вакыттан бирле дәүләт миннән акча тотып калды. Акчаларым кая китте? Шул вакыт эчендә күпме җыеп барганны исәпләсәк, ул акчаларны тотып бетерер өчен гомерем җитмәс», — ди Якубович.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100