Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурсолтан Назарбаев Казахстан халкыннан гафу үтенгән

«Мине гафу итсеннәр. Миңа кыен. Куркусыз кешеләр юк», — ди элеккеге президент әлеге тизерда.

news_top_970_100
Нурсолтан Назарбаев Казахстан халкыннан гафу үтенгән
Рамил Гали

Казахстанның элеккеге президенты Нурсолтан Назарбаев ил халкыннан гафу үтенгән. Бу турыда илнең элеккеге башлыгы турындагы «Штрихи к портрету. Откровения» фильмына ясалган тизердан билгеле булды, дип яза РЕН ТВ 

Назарбаевның матбугат сәркатибе сүзләренчә, фильм — Казахстанның элеккеге президенты фонды ярдәмендә төшерелгән документаль проектның бер сериясе. «Назарбаев сенсация булырлык сүзләр әйтте», — ди ул.

«Мине гафу итсеннәр. Миңа кыен. Куркусыз кешеләр юк», — ди элеккеге президент әлеге тизерда.

Казахстанның беренче президенты ике ел элек вазифасыннан киткән иде.

«21 октябрьдә 21.30 сәгатьтә „Хәбәр“ телеканалы эфирында „Штрихи к портрету. Откровения“ фильмы күрсәтеләчәк. Бу Айгөл Адилова һәм Илбашының матбугат хезмәте Нурсолтан Назарбаев фонды ярдәмендә төшергән документаль проектның бишенче сериясе», — дип яза беренче президентның матбугат сәркатибе Айдос Укибай Твиттердагы аккаунтында.

  • 2021 елда Казахстан башкаласында Нурсолтан Назарбаевка һәйкәл ачтылар, дип «Татар-информ» язган иде.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100