Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабат үзизоляция: 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр өйләргә бикләнүебез бар

Татарстанда коронавирус буенча бик кискен вәзгыять күзәтелә.

news_top_970_100
Кабат үзизоляция: 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр өйләргә бикләнүебез бар
https://pixabay.com/ru

Россия вице-премьеры Татьяна Голикова коронавирус вазгыяте аркасында 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре кертергә тәкъдим итте, дип яза РИА Новости.

«Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә һәм Россия территориясендә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре кертергә тәкъдим ителә», — дип әйтте вице-премьер коронавируска каршы көрәш советы утырышында.

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко катлаулы эпидемиологик вазгыять булган төбәкләрне дә атады. Бу исемлеккә Татарстан һәм аның күрше-тирәсендәге төбәкләр дә керә, дип яза inkazan.ru сайты.

2020 елда коронавирусның иң нык таралган чорында табиблар берьюлы 1,3 млн пациентның хәлен күзәткән. Ковидның яңа дулкыны күрсәткечләре узган елгы рекордлы саннарга якынлашып килә. Хәзер 1,2 млн пациент исәпләнә. Шул ук вакытта авыру таралу тизлеге арткан. Министр сүзләренчә, инфекция йоктырган гражданнарның күпчелеге — вакцина ясатмаган кешеләр.

«Төбәкләрдә эпидемиологик процесс бертигез түгел. Алты субъектта киеренке вәзгыять күрәбез. Бу Удмуртия республикасы, Пермь крае, Оренбург өлкәсе, Башкортстан, Иваново өлкәсе, Төмән өлкәсе һәм Татарстан», — диде министр. Михаил Мурашко сүзләренчә, тулаем алганда, илдә вирусны катлаулы формада уздыручылар һәм ИВЛ аппаратларына тоташтыруга мохтаҗ булучылар саны арта.

Мәгълүматларга караганда, узган атнада Татарстанда коронавирус белән авыручылар өчен 6,75 мең урын булдырылган. 332 урын буш калган. Шул ук вакытта Оренбург өлкәсендә коронавирус белән авыручылар өчен урыннар бетүен дә әйткәннәр. Мурашко сүзләренчә, кайбер төбәкләргә медицина хезмәткәрләренең өстәмә бригадалары җибәрелгән.

Министр әйтүенчә, аерым төбәкләр кабул иткән чаралар авыру таралуны киметергә ярдәм иткән. Мәсәлән, Татарстанда 11 октябрьдән башлап QR-кодлар системасы кертелде. Шулай да, Россия хөкүмәтендә өстәмә чаралар кабул итәргә кирәк дип саныйлар. Россия вице-премьеры Татьяна Голикова 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр илдә ял көннәре кертергә тәкъдим итте. Әмма, Михаил Мурашко атаган төбәкләрдә ул иртәрәк – 23 октябрьдә үк башланырга мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100