Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көньяк Кореяның элеккеге президентын 17 елга төрмәгә утырттылар

Көньяк Кореяның апелляция суды карары буенча, Ли Мен Бак ришвәтчелектә һәм акча үзләштерүдә гаепле дип табылган.

news_top_970_100
Көньяк Кореяның элеккеге президентын 17 елга төрмәгә утырттылар
https://pixabay.com/

Көньяк Кореяның элеккеге президенты Ли Мен Бак автомобиль запчастьләре ясый торган DAS компаниясенең 25,2 миллиард вон (21 миллион доллар) акчасын үзләштерүдә, 9,4 миллиард вон (8 миллион доллар чамасы) ришвәт алуда гаепле дип табылган. Аңа 18 миллиард вон (15 миллион доллардан артык) штраф түләтәләр. Түрә суд залында кулга алынган һәм 17 елга төрмәгә озатыла. Бу турыда Рамблер.Новости хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, элеккеге президент үз вәкаләтләрен DAS компаниясе файдасына кулланган, фактта ул хуҗа булган. Аны Samsung Electronics компаниясеннән ришвәт алуда да гаеплиләр.

2018 елның октябрендә Ли Бен Макны ришвәтчелектә гаепләп, 15 елга төрмәгә утыртканнар. Ләкин 2019 елның мартында сәламәтлеге какшау сәбәпле, залог белән иреккә чыгарган булганнар.

Ли Бен Мак Көньяк Корея белән 2008-2013 елларда идарә иткән. Аңа кадәр Сеул шәһәре мэры булган.

Ли — Көньяк Кореяда кулга алынган дүртенче лидер инде. Көньяк Корея белән 2013-2017 елларда идарә иткән Пак Кын Хе 2018 елның апрелендә 24 елга хөкем ителде. Ул 16,9 миллион доллар штраф түли. Бу хатын да ришвәтчелектә гаепле дип табылган.

Көньяк Корея лидерлары Чон Ду Хвана (1980−1988) һәм Ро Жэ У (1988−1993) да ришвәтчелектә гаепләнде, соңрак аларга амнистия булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100