Омск татары Сөмбел Хәсәнова: Без, татарлар, теләсә нәрсәне матур итеп сата беләбез | intertat.tatar

Омск татары Сөмбел Хәсәнова: Без, татарлар, теләсә нәрсәне матур итеп сата беләбез

«Миллиард. Татар» сайты чит төбәкләрдә яшәүче татарлар белән таныштыручы «Татарга 7 сорау» проектын башлап җибәрә. Аны Сөмбел Хәсәнова ача. Ул — Омск өлкәсе Тара районындагы «Татар әкиятләре музее» проектын үстерүче эшмәкәр һәм фермер.  

Сөмбел, ни өчен сез үзегезне татар итеп саныйсыз?

Минем әти-әнием татар. Татар авылында тудым. Мин — татар. Мин Башкортстанның Стәрлебаш районы Тәтер-Арслан авылында тудым. Картнәнәем Казаннан, ә дәү әтием Башкортстаннан.

Сезнеңчә, татарларның иң төп сыйфаты ул нәрсә?

Иң беренче чиратта, ул — кунакчыллык. Икенчесе — без теләсә нәрсәне бик яхшы һәм матур итеп сата беләбез. Менә бер мисал: күптән түгел Омск шәһәреннән бер турист ханым Казандагы «Туган авылым» комплексын фотога төшергән. Анда бер эскәмия һәм өчпочмак бар. Менә шул өчпочмакны ышкып, теләк телисез һәм кафеда бер өчпочмак алып ашыйсыз икән, хыялыгыз чынга ашачак, дип ышандырганнар. Шуңа мин татарларны бик матур итеп сата беләләр дим. Менә бу — чын татарлык билгесе.

Иң яраткан татар сүзе?

Рәхим итегез, рәхмәт, аш булсын.

Сезнең фикерегезчә, иң төп татар каһарманы кем?

Шәхсән минем өчен ул безнең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Ә ул нәрсәсе белән шулай игътибарга лаек?

Мин һәр елны Татарстанга барам, аның чәчәк атуын күрәм. Президентның һәм аның командасының төрле съездларда, утырышларда эшнең ничек алып барганнарына сокланам. Казан бик матур. Юллары, анда үтәлеп килгән программалар да  — барысы да бик әйбәт. Аннары кеше буларак та бик ошый миңа, шуңа ул минем өчен герой.

Сезнең яраткан җырыгыз?

«Аерылмагыз». Яраткан җырчым — Хәния Фәрхи һәм Фанир Галимов. Икесе дә Башкортстаннан.

Яраткан татар ризыгыз нәрсә?

Шурпа яратам. Өчпочмак, кыстыбый, бавырсак, чәк-чәк, гөбәдия, бәлеш. Бәлеш — бик тәмле әйбер. Минем әнием бик тәмле пешерә, кечкенә кызым да өйрәнде. Татар ашлары буенча Казанда стажировка үтәр дип өметләнәм. Мин бөтен татар ризыкларын да яратам.

Ә үзегез пешерәсезме?

Үзем бик сирәк пешерәм, күбрәк әнигә булышам.

Сөмбел, ничек уйлыйсыз, татарларның иң яхшы вакытлары үттеме, әллә әле алдамы?

Безнең тарих меңъеллык. Яхшысы әле алда, чөнки безнең балаларыбыз бездән дә әйбәтрәк булачак. Татар сүзе күтәрелеп килә һәм булган кадәресен әниләребез, әбиләребез ярдәмендә балаларыбызга биреп калдырырга тырышабыз. Татарлар — ул киләчәк.