Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурсолтан Назарбаев Казахстан халкына мөрәҗәгатендә: «Тагын да көчлерәк булырбыз!»

Казахстанның элекеге Президенты Нурсолтан Назарбаев 2022 ел башында булган тәртипсезлекләрдән соң беренче тапкыр халыкка мөрәҗәгать итте.

news_top_970_100
Нурсолтан Назарбаев Казахстан халкына мөрәҗәгатендә: «Тагын да көчлерәк булырбыз!»
Нурсолтан Назарбаев мөрәҗәгатеннән

Хөрмәтле казахстанлылар, кадерле милләттәшләр!

Гыйнвар вакыйгалары бөтен Казахстанны тетрәндерде. Махсус оештырылган тәртипсезлекләр һәм Казахстанга һөҗүмнең максаты — безнең илнең бөтенлеген һәм тотрыклылыгын җимерү булды.

Бу вакыйгалар бәйсезлекне күз карасыдай сакларга һәм аңа сак кагылырга кирәклеген тагын бер тапкыр күрсәтте.

Күптән түгел булган фаҗига безнең барыбыз өчен дә сабак булды. Бу җимерүләрне һәм үтерүләрне кем оештырганлыгын ачыкларга кирәк. Тикшерү бу сорауга җавап бирәчәк. Якыннары һәлак булганнарның кайгысын уртаклашам, ә зыян күрүчеләрнең тиз арада савыгып чыгуларын телим.

Миңа юллаган күп мөрәҗәгатьләргә һәм матбугатта чыккан язмаларга җавап итеп, мин 2019 елда Казахсан Президенты вазифасын Касым-Жомарт Токаевка бирүемне хәбәр итәм. Шул вакыттан бирле мин пенсионер, лаеклы ялда. Хәзерге вакытта мин Казахстан башкаласында һәм беркая да китмәдем. Хакимият тулысы белән Президент Касым-Жомарт Токаев кулында, ул Казахстанның Иминлек советы рәисе, тиздән ул «Нур Отан» партиясе рәисе итеп сайланачак. Шуңа күрә, илнең элитасында бернинди конфликт яки каршылык юк. Бу темага булган имеш-мимешләр нигезсез.

Минем 30 ел дәвамында туган илебез хакына тырышып эшләвемне һәркем белә. Без аның чикләрен ныгыттык. Без прогрессив реформалар уздырдык, барыбыз бергә бәйсез Казахстан булдырдык. Социаль-икътисады үсештә зур нәтиҗәләргә ирештек, Үзәк Азиядә генә түгел, Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә дә күп кенә күрсәткечләр буенча лидер булдык. Казахстанны таныйлар, Казахстан дөньяда авторитетлы илгә әйләнде. Болар барысы да Казахстан халкының берлеге һәм бедәмлегенең нәтиҗәсе. Илдәге тотрыклылык һәм тынычлык һәрвакыт минем максат булып торды. Безгә барыбызга да бу кыйммәтләрне сакларга кирәк, без бу кризисны, һичшиксез, уздырырбыз һәм тагын да көчлерәк булырбыз.

Президент халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән реформаларның яңа программасын тәкъдим итте. Бу программаны якларга кирәк.

Кадерле ватандашлар, сезгә сәламәтлек һәм иминлек телим. Илнең җитәкчесе вазифасында булганда мин уздырган реформалар курсын һәм модернизацияләрне яклаганыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100