Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Популяр блогер 35 яшендә коронавирустан вафат булган

Блогер, хастаханәгә ятудан баш тартып, өйдә дәваланырга карар кылган була.

news_top_970_100
Популяр блогер 35 яшендә коронавирустан вафат булган
Владимир Васильев

Украинаның популяр фитнес-блогеры Дмитрий Стужук коронавирус сәбәпле килеп чыккан өзлегүләрдән вафат булган. Аңа 35 яшь иде. Блогерның үлеме турында аның элеккеге хатыны Софья Стужукның Instagram сәхифәсенә сылтама белән «Lenta.ru» сайты хәбәр итә.

«Дима безнең арадан китте. Аның йөрәге түзмәде», — дип яза ул. Ул элеккеге иренең йөрәк-кан тамырлары системасы белән проблемалары булуын аңлатты, шуңа күрә организмы авыруга каршы тора алмаган һәм өзлеккән. Ул Дмитрийның хастаханәдә клиник үлем кичерүен яза. Табиблар аның йөрәген эшләтеп җибәргән, әмма коткарып кала алмаганнар.

Стужук Төркиядә ял иткәндә үзен начар хис итә башлый. Төнлә суларга авыр булудан уянган, аның корсагы һәм муены оеган. Икенче көнне ул ютәлли башлаган, авыруның башка билгеләре булмаган.

Киевка кайткач, ул берничә анализ тапшырырга, УЗИ ясатырга һәм коронавируска тест тапшырырга карар кыла — тест уңай була. Аңа хастаханәгә ятарга тәкъдим итәләр, тик ул, хастаханәдә начар шартлар булганга, баш тарта. Пациентларның кайберләре коридорда яткан.

Иргә дәвалау курсы һәм сулыш алу өчен кислород аппараты бирәләр, ул аларны да кирәксез дип таба: «Кандагы кислород күрсәткече 90нан кимрәк булса, критик санала, ә миндә 94-96. Ул өйдә дәваланырга мөмкинлек бирә. Кабул итү бүлмәсендәге табиб та шулай диде.

Бу факторларны исәпкә алып, үз йортымда дистанцион опекада булу минем өчен уңайлырак булачак дигән карар кабул итәм. Кирәк булса, мин һәрвакыт кирәкле хезмәткә мөрәҗәгать итә алам. Өйдә диварлар да дәвалый», — дип яза блогер Instagram битендәге соңгы язмасында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100