Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус бар дип карантинга ябылудан качкан кызны хастаханәгә мәҗбүри кайтаралар

Табиблар кызны хастаханәгә кайтарттыруны таләп итеп, судка гариза биргән.

news_top_970_100
Коронавирус бар дип карантинга ябылудан качкан кызны хастаханәгә мәҗбүри кайтаралар
https://pixabay.com/

Санкт-Петербургта Алла Ильина исемле кызны коронавирус буенча карантинга хастаханәгә салганнар. Ләкин Алла стационардан чыгып качкан. Петроград район суды аны хастаханәгә көчләп кайтару турында карар чыгарган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Алла Ильина Кытайдан кайта. Коронавирус йоктыру ихтималы булганлыктан, аны Боткин исемендәге инфекцион хастаханәгә салалар. Ләкин ун көн элек Анна хастаханәдән чыгып кача.

Ильина сүзләренчә, анализлар анда коронавирус булмавын раслаган. Тик Петербургның баш санитар табибы Наталия Бешкетова бу кызны хастаханәгә көчләп кайтаруны сорап судка мөрәҗәгать иткән. Ул качып киткән пациентны хастаханәгә кайтаруны оештыруны үтенә.

Бүген суд булды. Хәзер Ильина Боткин исемендәге хастаханәдә кимендә 19 февральгә кадәр карантинда булырга тиеш. Ике тапкыр анализ биреп, шулар тискәре нәтиҗә күрсәтсә, бу кызны хастаханәдән җибәрәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, былтыр декабрь азагында Кытай хакимияте Хубэй провинциясенең Ухань шәһәрендә билгесез чыганаклы пневмония очраклары арту турында хәбәр итте. Авыру чыганагы — 2019-nCoV яңа төрдәге коронавирус.

Вирус таралу белән көрәшү өчен Россия хакимияте Ерак Көнчыгышта Кытай Халык Республикасы белән чикләрне япты, Монголия чикләрен узуны чикләде. Кытай гражданнары өчен эш визаларын туктатты, Хубэй провинциясендәге Россия кешеләрен эвакуацияләде.

«Аэрофлот»ның Пекин, Шанхай, Гуанчжоу һәм Гонконгка оча торган рейсларыннан тыш, башка рейсларны туктатты. 3 февральдән РЖД Кытай белән ике арада поездлар йөрүен туктатты.

Гыйнвар ахырында Россиядә коронавирус йоктыруның ике очрагы расланды. Берсе Байкал арты краенда, берсе Төмән өлкәсендә. Авыруларның икесе дә Кытай гражданины. Пациентларны хастаханәгә салдылар. Россиядәге Кытай гражданнарының авыруы җиңел формада узды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100