Альберт Исмаил үзен сатлыкҗан дип атаучыга җавап бирде: «Жәһәннәмгә кит, мәлғун!»

«Яшә, татар!» җырының авторы Альберт Исмаил үзен башкорт милләтеннән дип игълан иткән иде.

Социаль челтәрләрдә Альберт Исмаилның бу адымы хакында фикер алышалар. Илнар Гарифуллин «Сатылды Альберт» дип язган.

Моңа җавап итеп Альберт Исмаил башкортчаны һәм татарчаны кушып язган: «Син ул сатлык жан! Псевдонаучный карьерист. Синнән башҡа мондый ҡәбәхәт сүз әйтүче булмады. Жәһәннәмгә кит, мәлғун!»

Илнар Гарифуллин: «Татарны дошман итеп күргән, татарны бетерергә теләгән башистлар белән йөрисең икән һәм аларның „уеннарында“ уйныйсың икән, сатлыкҗан буласың инде Альберт. Сиңа бу эштә бернинди меркантиль файда булмаса, димәк башист колы да килеп чыгасың инде», — дип җавап биргән.

Интертатка интервьюсында Альберт Исмаил «чуваш булырга да әзер идем, мари булырга да» дигән иде.