Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

30 августта ничек ял итәбез?

Быел бу көн өчен өстәмә ял булмый.

news_top_970_100
30 августта ничек ял итәбез?
Салават Камалетдинов

Быел Татарстанда Республика көне уңаеннан өч көн ял булмый. 30 август якшәмбе көнгә туры килгәнгә, ул күчерелми. Бу турыда Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының сайтында хәбәр ителә.

Республиканың «Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турындагы» законы буенча, 30 август — Татарстан Республикасы көне, эшләми торган ял көне була.

Тик ул якшәмбегә туры килү сәбәпле, башка көнгә күчерелми.

«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турындагы» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII санлы Татарстан Республикасы Кануны нигезендә, 30 август – Татарстан Республикасы көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Бәйрәм көне якшәмбегә туры килү сәбәпле, ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми (югарыда күрсәтелгән законның 1 маддәсенең 5 пункты), диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100