Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дагыстанда сыерлар өчен штрафстоянка ясаганнар

Урамдагы чирәмне, чәчәкләрне ашап йөргән, машиналарга комачаулаган сукбай сыерларны түләүле урынга ябып куялар да, 2000 сум түләгәч кенә кайтаралар.

news_top_970_100
Дагыстанда сыерлар өчен штрафстоянка ясаганнар
Владимир Васильев

Дагыстандагы Буйнакск шәһәрендә сыерлар өчен штрафстоянка барлыкка килгән. Хуҗалары карап өлгермәгән терлекләрне шунда ябалар. Чөнки биредә газоннардагы чирәмне һәм чәчәкләрне ашап йөрүче сыерлар күбәеп киткән. Мөгезле терлекләр машина йөртүчеләргә дә комачаулый икән. Алар юлга аркылы басып, узарга бирми. Сыерны штрафстоянкадан алу өчен хуҗасы акча түләргә тиеш була. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Тамагы туйгач, сыерлар ял итә, күшәп яталар. Бу шәһәр үзәге булмаса да, көтүлек тә түгел бит. Шулай итеп, Буйнакск администрациясе караучысыз йөргән сыерларга «сугыш» игълан итә һәм муниципаль абзарга ябып куя башлаган. 

Ләкин сыерларны штрафстоянкага куып алып килү дә җиңел эш түгел икән. Сыер яхшылап әйткәнне аңламый, аларны куып йөриләр. Штарфстоянкадан алу өчен 2000 сум түләргә кирәк. «Кемнеңдер хәленә дә керәбез инде, ташлама ясыйбыз. Өлкәннәр, әбиләр, пенсионерлар булса, аларга бушлай бирәбез, башка җибәрмәскә кушабыз», — дип сөйли шәһәр администрациясе вәкиле Ибраһим Муртазалиев. 

Акча түләтү - иң нәтиҗәле чара, шәһәрдәге сукбай сыерлар мәсьәләсен шулай гына хәл итеп була. Сыерын ни сәбәпле алып киткәнне хуҗасына аңлату да кыен була. Бервакыт бу хәлне йодрыклары белән дә чишеп караганнар, көтүчене дә кыйнаганнар. Сыерның кая югалганын, аны штрафстоянкага алып китү-китмәүләрен белешү өчен диспетчырлык хезмәте дә ясаганнар. Сыер инспекторлары кисәткәнчә, әгәр терлек икенче тапкыр штрафстоянкага эләксә, штраф 5 мең сум булачак, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100